Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Сәдака бирү тәртибе

Садаканы биргәндә Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен дип бирергә кирәк.

Шулай ук сәдака ияләренә түбәндәге сүзләрне әйтеп тә бирергә була.


1. Йа Раббым Аллаһ, бу садакам уттан пәрдә булса иде.
2. Йа Раббым Аллаһ, бу садакам фәрештәләрнең догасын алу өчен.
3. Бу садакам начар үлемнән һәм Аллаһның ачуыннан саклану өчен.
4. Йа Раббым Аллаһ, бу садакам өзлексез гыйбадәт булсын өчен... ( тол һәм ярлы кешене карап торучы - Аллаһ Тәгалә юлында көрәшүче әҗерен ала, өзлексез ураза тотучы һәм төне буе намаз укучы әҗерен ала)
6. Йа Раббым Аллаһ, бу садакам авырулардан саклану, шифа табу өчен.
7. Йа Раббым Аллаһ, бу садакам гөнаһлардан арыну өчен.
8. Бу садакам мәхшәр мәйданында садака күләгәсе булдыру өчен.
9. Йа Раббым Аллаһ, бу садакам кабер газабыннан саклану өчен.
10. Йа Раббым Аллаһ, бу садакам Кыямәттә үлчәүнең изге гамәлләр ягы авыр булсын өчен.
11. Йа Раббым Аллаһ, бу садакам җәһәннәм әсирлегеннән саклану өчен.
12.Йа Раббым Аллаһ, бу садакам калеб катылыгыннан имин булу өчен, күңел йомшасын өчен.
16. Йа Раббым Аллаһ, бу садакам үкенечкә калмасын өчен...(изге гамәлләр кылмаган өчен).
17. Йа Раббым Аллаһ, бу садакам җәннәттә садака капкасыннан чакырсыннар өчен.
18. Йа Раббым Аллаһ, бу садакам начар кешеләрдән саклану өчен.
19. Бу садакам Аллаһ Тәгалә мине игелекле, тәкъва кылсын өчен.
20. Бу садакам Аллаһ Тәгалә мине тәүбә итүчеләрдән кылсын өчен.
21. Бу садакам Аллаһ Тәгалә миңа юмартлык дәрәҗәсе бирсен өчен.
22. Бу садакам Аллаһ Тәгалә мине сабыр колларыннан кылсын өчен
23. Бу садакам Аллаһ Тәгалә минем телемне начар сүзләрдән, гайбәт сөйләүдән сакласын өчен.

 

Яыганак:Догалы йорт Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев