Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Помидорны шулай да үстереп була

Кайберләребез помидор орлыкларын кыш көне үк туфракка төртә һәм алар күпчелек очракта, әлегә булмаган кояш нурларын эзләп, сузаеп китә. Моңа бер дә борчыласы юк, андыйларны дөрес итеп үстереп, мул уңыш алуның үз хәйләсе бар.

Помидор үсентесе ярыйсы гына үскәннән соң, астан өч яфракны калдырып, шулардан өске өлешен кисеп атырга кирәк. Шул яфраклар төбеннән яңа ботаклар чыгачак һәм туфракка утыртканчы шул өч ботак шаулап үсәчәк. Киселмәгән помидор үсентеләрендә теплицага күчереп утыртканда чәчәк аткан берәр генә ботак булса, боларда өчәү. Помидорлары да күбрәк һәм эрерәк тә була әле. Димәк, уңыш та шуның кадәр күбрәк алачаксыз. Бу безнең киңлекләрдә бик мөһим, чөнки помидорлар бездә август уртасында гына өлгерә, ә бу вакытта инде салкын чыклар төшә башлый. Шуңа томатларның өлгергәнен дә, өлгермәгәнен дә җыеп алырга туры килә. алар бездә җылы бүлмәләрдә кызарып бетә.
Тәрәзә төпләрегездә артык үсеп киткән берничә төп белән, чагыштыру өчен, тәҗрибә булса да ясап карагыз, дуслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев