Мунчаның да паспорты булырга тиешме?
– Безнең дачада мунча һәм сарай бар. Хәзер һәрбер шундый объектның техник паспорты булырга тиеш дип, сөйлиләр. Дөресме?
– Төзелешнең техник планын булдыру – сезнең аны шәхси милкегез итеп рәсмиләштерүне аңлата. Әлегә бу ирекле һәм сезне моңа беркем дә мәҗбүр итә алмый, хәтта суд та. 01.01.2017 елга кадәр барлык төр корылмаларны ике юл белән рәсмиләштерергә була иде: техник паспорт ясатып БТИ аркылы яки язмача декларация буенча (техник паспортсыз, барлык мәгълүматны хуҗа үзе тапшыра). 2017 елның 1 гыйнварыннан, бакчачылык ширкәтендә җире булган кешеләрнең барлык корылмаларын рәсмиләштерүнең бер генә юлы калды – БТИ аркылы. Шуңа, йорт һәм мунчаны теркәү өчен техпаспортның булуы шарт. Ә менә сарайга андый документның кирәклеген, аның нинди максатларга төзелгән булуын исәпкә алып, БТИ инспекторы хәл итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев