Күпфатирлы йортларда ватылган почта әрҗәләрен төзекләндерү һәм алыштыруны кем башкара?
– «Почта элемтәсе турында»гы Федераль закон (№176-ФЗ, 24.06.1999ел), абонент почта әрҗәләренең күпкатлы йортларның беренче катында төзү оешмалары тарафыннан урнаштырылырга тиешлеген билгели.
Аларны сатып алу һәм беркетү чыгымнары әлеге йортларны төзү сметасына кертелә. Ә инде почта әрҗәләрен карау, төзекләндерү һәм алыштыру – күпфатирлы йортларда яшәүче милек хуҗалары өстендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев