Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Кеше машинасын ышкылып тырнатканда нишләргә?

Ишегалдында кемнең дә булса машинасына ышкылып тырнатканда нишләргә? Телефон номерын язган кәгазь калдыру законлымы?

– Машина йөртүчеләр болай фикер йөртә: телефон номерымны калдырам да, зыян күргән як минем белән аралаша һәм шулай итеп килеп туган хәлдән чыгу юлын табачакбыз. Әмма, әгәр дә кемнең дә булса машинасын тырнаткансыз икән, вакыйга урыныннан беркая да китмәскә киңәш итәбез. Зыян күрүче бу турыда 
ЮХИДИга хәбәр итәргә мөмкин һәм сезнең гамәлләр РФ КоАПның 12.27нче маддәсе 2нче пункты буенча квалификацияләнәчәк. Бу очракта 1 елдан 1,5 елга кадәр транспорт чарасы белән куллану хокукыннан мәхрүм итү яки 15 тәүлеккәчә административ арест каралган.
Әгәр дә сез качып китеп җәзасыз калырга өмет итәсез икән, бу барып чыкмаячак, мөгаен.Бүгенге көндә шәһәрләрдә, ДТП фактын төшереп алырдай видеокамералар, машиналарда видеорегистраторлар бик күп. Зыян күрүче ясаткан экспертиза, һичшиксез, контактның нәкъ менә сезнең автомобиль белән булганын исбатлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев