Картларга опекунлык ничек билгеләнә?
– Әти инсульт кичерде, III группа инвалид, 79нчы яше белән бара. Бер күзе күрми, икенчесенә операция ясарга барабыз. Аңа опекунлык рәсмиләштереп буламы икән? Әниебезне күптән түгел җирләдек.
– Эшкә яраксыз олы яшьтәге гражданнарга опекун билгеләнә ала. Эшкә яраксызлык – шәхси ихтыяҗларны башкарырга киртә булырлык сәламәтлек белән җитди проблемалар булуын яки психик авыру килеп чыгуын аңлата. Әлеге фактның суд тарафыннан расланган һәм суд карары булуы мәҗбүри. РФ Гражданлык кодексы билгеләгәнчә, опекун – үзенең карамагындагы затның мәнфәгатьләре буенча гамәл итүче, шул исәптән, аның милке белән идарә итүдә дә, законлы вәкиле булып тора. Опекунның олы яшьтәге кеше белән туганлыкта торуы шарт түгел.
Шулай ук, 80 яше тулган һәм аннан да олырак затлар өчен башка гражданнардан ярдәм алу мөмкинлеге дәүләт дәрәҗәсендә каралган. Аның чыгымнары Пенсион Фонд тарафыннан түләнә. Компенсация, пенсия белән бергә, ай саен бирелә. Әлеге акчалата ярдәм олы яшьтәгене караучыга билгеләнгән булса да, ярдәмгә мохтаҗның үзенә бирелә һәм ул опекуны белән хисапны үзе ясый. Яше 80нән арткан картны караган өчен бөтен кешегә дә түләнми. Эшләмәүче һәм эшсезлек буенча пособие алмаучы, әмма пенсия закончалыгы буенча эшкә яраклы дип саналган гражданнар гына мондый компенсациягә исәп тота ала.
Фото: unsplash.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев