Иремнең беренче хатыныннан туган балалары бар. Ул үлгән очракта алар милеккә өмет итә аламы?
– РФ Гражданлык кодексының 1142 маддәсе 1 пунктында, варислыкка закон буенча иң беренче чиратта балалар, хатын яки ир һәм әти-әни тора.
Әти-әнинең аерылышуы, никахларының дөрес түгел дип танылуы, аларның аерым яшәве балага варисчы булу өчен киртә була алмый.
РФ ГК 1112 маддәсе нигезендә, милек составына, мирас тапшыручыныкы булган әйберләр, башка төрле мөлкәт, милек хокукы һәм бурычлары керә.
РФ Гаилә кодексының 34 маддәсендә, ир белән хатынның өйләнешеп бергә яшәгән вакытта тупланган милек уртак санала. Әгәр дә килешү нигезендә башкача билгеләнмәгән икән, ул урталай тигез итеп бүленә (РФ ГК 39 маддә, 1 бүлек). Үлгән ирегезнең уртак малдагы өлеше мирас составына керә һәм гомуми нигездә (РФ ГК 1150 маддәсе) варисларга күчә.
Шулай итеп, ирегезнең беренче хатыныннан туган балалары, ирегез үлгәч иң беренчеләрдән булып, сезнең бергә яшәгән вакытта тупланган малдагы әтиләре өлешен мирас буларак өмет итәргә хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев