Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Бик файдалы иртәнге аш

Көн саен бу файдалы иртәнге ашны ашаганда, сез узегезне яхшырак тоячаксыз, чөнки ул шлаклар һәм токсиннарны чыгара, эчәклекне чистарта, организмны ныгыта, аппетитны яхшырта, тәннең сәламәтлеген һәм матурлыгын саклый.

Бу иртәнге аш иң сәламәт, иң файдалы дип санала, өстәвенә ул сезгә авырлыгыгызны нормальләштерергә, 3 - 5 килограмм ташларга ярдәм итәчәк!

Ингредиентлар:

2 аш кашыгы солы боткасы

300 мл майсыз йогурт

3 шт кара җимеш

Какао 1/3 чәй кашыгы какао порошогы

1 чәй кашыгы, ваклап төелгән бөртекле җитен орлыгы.

Әзерләү ысулы

Игътибар! Иртән түгел, кичтән хәзерләргә кирәк! Кара җимешкә 100 мл кайнар су бөркеп, капкач белән каплап, 10 минутка калдырабыз. Солы боткасын, җитен орлыгы һәм какаоныбергә кушып,  майсыз йогурт белән болгатабыз.  Кара җимешнең суыннан агызып, вак итеп турагыз. Калган ингредиентларга кара җимеш өстәгез. Суыткычка капкачын ябып куегыз.

 

Иртән аны кулланылышка ярты сәгать кала чыгарыгыз. Баштагы көннәрне бераз күнегелмәгән булачак, ләкин аннары бу тойгы юкка чыгачак, һәм бер атнадан соң инде сез нәтиҗәсен күрерсез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев