Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

– Балигъ булмаганнарга җинаять кылган өчен нинди җәза төрләре билгеләнергә мөмкин?

– Балигъ булмаганнарга түбәндәге җәза төрләре билгеләнергә мөмкин: 1) штраф; 2) ниндидер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү; 3) мәҗбүри эш; 4) төзәтү эшләре; 5) билгеле бер вакытка ирегеннән мәхрүм итү.

Штраф, балигъ булмаган тоткынның мөстәкыйль хезмәт хакы, мөлкәте яки түләттерү мөмкинлеге булганда да, андыйлары булмаганда да билгеләнә. Балигъ булмаган хөкем ителүчегә билгеләнгән штраф, суд карары буенча, аның ата-аналарыннан яки башка законлы вәкилләреннән, аларның ризалыгы белән түләттерелергә мөмкин. Штраф 1 меңнән 50 мең сумга кадәр яки балигъ булмаган хөкем ителүченең ике атнадан алты айга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә билгеләнә.

Мәҗбүри эшләр 40тан алып 60 сәгатькә кадәр билгеләнә, балигъ булмаган балаларның хәленнән килерлек хезмәт бирелә һәм алар укудан яки төп эштән буш вакытларында башкарыла. Әлеге төр җәзаны үтәү дәвамлылыгы, унбиш яшькә кадәрге затлар өчен көненә ике сәгатьтән, ә унбиш яшьтән уналты яшькә кадәрге затлар өчен көненә өч сәгатьтән артмаска тиеш. Балигъ булмаган тоткыннарга төзәтү эшләре бер елга кадәр вакытка билгеләнә.

Балигъ булмаган тоткыннарга арест, суд хөкем карары чыгарган вакытка 16 яшен тутыручыларга, бер айдан алып дүрт айга кадәр билгеләнә. Уналты яшькә кадәр җинаять кылган балигъ булмаган тоткыннарга ирекләреннән мәхрүм итү рәвешендә җәза алты елдан да артмаган вакытка билгеләнә. Бик тә авыр җинаять кылган шушы ук категориядәге балигъ булмаганнарга һәм калган балигъ булмаган тоткыннарга җәза ун елдан да арт маган вакытка бирелә. Ул срок тәрбия колониясендә уза. Уналты яшькә кадәр беренче тапкыр кечкенә яки урта авырлыктагы җинаять кылган балигъ булмаган хөкем ителүчегә, шулай ук, җиңел авырлыктагы җинаятьләр кылган башка хөкем ителгәннәргә иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнергә тиеш түгел. Балигъ булмаган хөкем ителүчегә авыр яки аеруча авыр җинаять кылган өчен иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгәндә, әлеге Кодексның аерым өлешендәге тиешле статьяда каралган җәзаның иң түбән чиге яртылаш кими.

Шартлы рәвештә хөкем ителгән балигъ булмаган кеше сынау срогы дәвамында авыр булмаган яңа җинаять кылган очракта, эш шартларын һәм гаепленең шәхесен исәпкә алып, суд, яңа сынау вакыты билгеләп, РФ Җинаять кодексының 73нче маддәсендәге бишенче өлешендә каралган билгеле бер бурычларны үтәүне йөкләп, шартлы рәвештә хөкем итү турында карар кабул итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев