Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Бал кортында дәва бар

Прополис – һәркемнең өй аптечкасында булырга тиешле дару.

Аны умартачылардан табып була. Ким дигәндә 3 шарчык алу кирәк. Берсен 100 грамм спиртка салып, төнәтмә ясарга (бил авыртканда, авыр эштән кул-аякка кан төшкәндә уу өчен) була. Икенчесен борчак кадәр кимереп алып, теш, уртлар авыртканда сыларга мөмкин. Кайбер кешеләр спиртлы төнәтмәсен тамчылап суга яисә сөткә салып эчеп тә шифасын таба.

Өченче шарчыктан прополис бальзамы ясыйбыз.
Моның өчен 20-30 грамм прополис, 200 грамм бал, 200 грамм атланмай (бары тик авылныкы, кибет мае ярамый) кирәк булачак. Боларның барысын да (прополисны ваклап) савытка салып, 40-45 минут “водяная баня”да тотсак, даруыбыз әзер дигән сүз.
Бәлзәмне 700 миллилитрлы пыяла банкада әзерләү һәм саклау уңайлы. Прополис, бал, май салынган банканы калай капкач белән каплыйсың да 0,5-0,7 литр салкын су салынган чәйнек эченә утыртасың. Су кайнап чыккач, утны акрынайтып, чәйнекнең капкачын ябып кайнатасың. Берничә тапкыр катнашманы аш кашыгы белән болгатып аласың (кашык шунда калса да була) һәм банканы да, чәйнекне дә каплап, суытырга калдырасың.

Әлеге бәлзәм өй температурасында да бозылмый, озак саклана. Буыннар, бил, җилкә сызлаганда кичтән сөртеп ятсагыз, иртәнгә хәлегезнең шактый яхшыруын сизәрсез. Гомумән, кайсы әгъза авырта, шунда сөртеп, дәва табарга була. Бәрелгән, күгәргән урыннарны, яра-җәрәхәт эзләрен тиз төзәтә.

Томаудан интеккәндә – борын, маңгай тиресенә сөртүнең, ютәл озакка сузылганда кичтән аркага сылап ятуның файдасы бар.

Гастрит, язва авыруларын дәвалау өчен иртән ач карынга 0,5-1 чәй калагы йотарга мөмкин.
Тампон рәвешендә гинекологик һәм башка чирләргә каршы кулланыла.

Прополисның спирттагы төнәтмәсенә караганда, бу бәлзәм организмга йомшаграк тәэсир итә. Составындагы бал һәм майның да файдасы тими калмый – аларда бит ничәмә-ничә чәчәк һәм үләннең шифасы бар. Ләкин барыбер дә бәлзәмне көн дә эчеп, я сөртеп булмый, чөнки прополис – биологик актив һәм көчле матдә, аны, хәлгә карап, ике көнгә бер куллану да җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев