Авыл хуҗалыгы стажына армия хезмәте кертеләме?
– Авыл җирендә эшләп чыгучыларның пенсиясен арттырдылар. Авылда эшләгән вакытта армиядә хезмәт иткән еллар стажга кертеләме икән? – дип сорый бездән газета укучы.
Яшел Үзән Пенсия фондының белгеч-эксперты Резидә Гыймадиева аңлатуынча, армиядә хезмәт иткән еллар гомуми стажга кертелсә дә, авыл хуҗалыгында эшләгән елларныкына – юк. Авыл пенсионерларына югары фиксацияләнгән түләүгә хокук биргән стажны санаганда колхозларда, совхозларда һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләгән еллар гына кертелә. Аның терлекчелек, үсемлекчелек һәм балыкчылык белән шөгыльләнгән булуы шарт.
Язманы тулысы белән газетада укырга мөмкин (№20).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев