– Ашаганнан соң ярты сәгатьләп вакыт узгач, һава белән тавышлы итеп кикертә. Бу проблемадан ничек котылырга?
– Билгеләренә караганда, диафрагманың азык юлы тишегендә грыжа булырга охшаган.
Мәшәкать тудырмасын өчен, аңардан котылырга кирәк. Андый грыжаны җитди операцияләрсез, тишеп кенә – лапароскопия ысулы белән тегәләр. Гастроэнтерологка мөрәҗәгать итегез. Тикшерү узыгыз (гастроскопия). Ә инде теге күңелсез тавыш чыгаруны киметү өчен, әз-әзләп ашагыз. Тукланганнан соң ятып тормагыз, ә йөреп керсәгез күпкә яхшырак булыр. Акрын гына булса да 20-30 минут йөрегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев