Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Күренекле якташлар

«Оптимист булырга кирәк!»

Егерме ел эчендә Яшел Үзән телевидениесе, Татарстандагы төрле телевидениеләргә бик күп журналистлар тәрбияләп бирде. Бик сирәге генә Яшел Үзәнгә тугры калып, хәзер дә якташларыбызның рухи дөньясын баетуда, мәгълүмат җиткерүдә армый-талмый намус белән хезмәт куя. Шундыйларның берсе «Көн артыннан көн» тапшыруы мөхәррире Рузия Җәүдәт кызы Дәүләтшина. Бик таныш та, әмма шул...

Егерме ел эчендә Яшел Үзән телевидениесе, Татарстандагы төрле телевидениеләргә бик күп журналистлар тәрбияләп бирде. Бик сирәге генә Яшел Үзәнгә тугры калып, хәзер дә якташларыбызның рухи дөньясын баетуда, мәгълүмат җиткерүдә армый-талмый намус белән хезмәт куя.

Шундыйларның берсе «Көн артыннан көн» тапшыруы мөхәррире Рузия Җәүдәт кызы Дәүләтшина. Бик таныш та, әмма шул ук вакытта, бик серле дә булып кала белә бу ханым. Бүген без гади генә сорауларга бирелгән җаваплары белән газета укучыларыбызга аның күңел пәрдәсен ача төшәргә тырышырбыз.
- Тумышыгыз белән кайсы якныкы?
- Буа якларыннан мин.
- Балачакта кем булырга теләдегез?
- Следователь, тикшерүче ягъни.
- Телевидениегә ничек килеп эләктегез?
- Төмән якларыннан күченеп кайткан вакыт иде. Яшел Үзәндә туганнарым яши. Телевидениегә очраклы килдем. Татар телен камил белүче хәбәрче кирәк икән дигәнне ишеттем дә, үземне сынап карарга булдым.
- Тормыш максатыгыз?
- Һәр көнгә куанып яшәргә, үземә нәрсә кирәклеген белергә һәм ышанырга. Күңелгә охшаган эшне яратып һәм чын күңелдән эшләргә. Бирешмәскә!
- Тормыш мәгънәсе?
- Үзеңне кешеләргә, җәмгыятькә кирәкле итеп тою, татар дөньясын үсте-рүдә кечкенә булса да өлеш кертү.
- Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә?
- Тьфү, тьфү, өмет өзелгәне булмады әле. Ә вак-төяк? Алар һәрвакыт очрап тора... Канәгатьсезлекләр азапласа да яшәргә өйрәтә.
- Тормышның барлык очракларына да киңәшләрегез?
- Кайгырмаска! Проблемалар кайгырып хәсрәт-ләнер өчен түгел, ә аларны чишәр өчен бирелә! Оптимист булырга кирәк!
- Тормышта иң зур уңышыгыз?
- Бик яхшы кешегә кияүгә чыктым. Ул һәм кыз таптым. Балаларыма һәрвакыт әйтеп киләм: «Сез минем тормышымның юкка узмаганлыкның бер күрсәткече».
- Алар нинди һөнәр кешеләре?
- Аларга минем йогынты көчле булган ахрысы. Кызым Айгөлнең хезмәте журналистика белән бәйле. Ике ел халыкара мөселман киносы фестиваленең пресса хезмәте җитәкчесе булды. Улым Айдар инженер-конструктор. Аның да: «Әни, берәр журналга фоторепортер булып китәм», - дип «куркытканы» бар. Сине фотограф итеп танысыннар өчен бик озак вакыт кирәк, әлегә хобби булып кына калсын дип, аңлата алдым, ахрысы.
- Тормыш иптәшегезнең һөнәре дә рухи байлык тудыру белән бәйлеме?
- Юк, ул бөтенләй җирский! Киресенчә, матди байлык тудыру өлкәсендә. КАИда эшли.
Гүзәл Минһаҗева
Язманы газетаның 111нче санынан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X