Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар икенчегә әти-әни булачак?

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар гаиләсендә тиздән сөенечле вакыйга булырга охшап тора.

Җырчы гаилә икенчегә әти-әни булырга җыена, ахры.

Алмаз белән Зөлфирә бүген Сарман районы Иске Әлмәт авылы Сабан туен гөрләттеләр. Күбәләктәй ап-ак күлмәк кигән Зөлфирәнең матур гына түгәрәкләнеп килгәненә күпләр игътибар иткәндер, мөгаен. Өстәвенә, җырчы халыкны киң ыштан киеп йөгерү ярышында катнашырга өндәде-өндәде дә: «Үзем йөгерер идем, хәлем йөгерерлек түгел шул», – дип тә әйтеп куйды.

Зөлфирәнең чыгышын сез дә карагыз әле. Тик «тьфу» дияргә онытмагыз, күз тидерә күрмәгез.

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар гаиләсендә Нәзирә исемле бер кыз үсеп килә. Алар 2022 елда беренче тапкыр әти-әни булган иде.

Интертат

Фото: Фото: "Татар-информ" архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев