Җырчы ИлГәрәй: «Мине рәнҗеткән кеше белән нәрсә дә булса була»
Мине рәнҗеткән кешегә нәрсә дә булса була. Моңа күп тапкырлар инанганым бар. Берсендә юлда бер машина бара. Әй куа инде бу, боргалана, аның аркасында ике тапкыр чүт кенә кюветка очмыйча калдым...
- Илназ, телевидениедә күңел биреп, яратып эшләгән идең. Китүеңнең җитди сәбәпләре булгандыр.
- «Мәйдан»да тугыз ел эшләдем. Кызганыч, унынчы елны тутырып бетереп булмады. Мине шушы каналга чакырган Эдуард Үтәгәнов, Дамир Дәүләтшин, Айгөл Нәбиуллиналарга нык рәхмәтлемен. Миннән булмый бу эш дип кул селтәр алдыннан: «Мондый мөмкинлек бөтен кешегә дә бирелми, үзеңне сынап кара», — дип дөрес юлга юнәлткән хатыныма да рәхмәт.
«Хәрәкәттә бәрәкәт» — башка хит-парадлардан аерылып торган, бик кызыклы проект булды ул. Телеканалга танылган алып баручы Фәнил Вакказов килгәч, аның белән эшләп, тагын да шомардым. Кабат Сөмбел Билалова белән эшләп алдык. Соңыннан «Лаеклы хит» тапшыруын уйлап табып, ике елдан артык аны алып бару насыйп булды.
Ни өчен киттем дигәндә, мин бер урында эшләп арганымны тоя башлаган идем. Яңа җитәкчелеккә башка проект алыйм әле дип кердем. Әлегә берни дә юк, диделәр. Комфорт зонасыннан чыгарга, документларымны алып эштән китәргә туры килде. Әмма сьемкалар миннән бик күп энергия һәм вакыт таләп итә иде. Телевидениедән киткәч, иҗатыма күбрәк игътибар бирә башладым.
- Китәм дигәч, туктатмаганнар. Аларга карата үпкә саклыйсыңмы?
- Күңелдә бер төер бар инде, әлбәттә. Тугыз ел буе җанымны биреп эшләгән урын бит. Матур итеп озаттылар. Рәхмәт сүзе шул булгандыр.
Ишетеп бетермәделәр мине дип әйтимме соң инде. Көнче кешеләр дә мине әләкләп торулары белән ярдәм иткәндер. Барысын да сөйли башласаң, озакка китәр. Мин үзем бик дөрес кеше, алай түгел, болайрак кирәк иде дип өйрәтә торган гадәтем дә юк түгел. Бәлки кайберәүләргә андый тәкъдимнәрем дә ошап бетмәгәндер.
- Бәлки бераз ярый белергә дә кирәк булгандыр.
Ярый белмим шул мин. Гомер буе туры сүзле булдым. Мин бөтен кешене үзем кебек гади итеп күрәм, бөтенесе белән бертигез аралашам. Авыл малае кебек гади инде мин. Аннан, кешегә бик тиз ышанам, серләремне ача башлыйм. Шуның аркасында янган вакытларым да була.
- Ялгышкан кешеләрне гафу итәргә кирәкме?
- Беләсеңме, мине рәнҗеткән кешегә нәрсә дә булса була. Моңа күп тапкырлар инанганым бар. Берсендә юлда бер машина бара. Әй куа инде бу, боргалана, аның аркасында ике тапкыр чүт кенә кюветка очмыйча калдым. И, Алланың рәхмәте белән бераз уйланырга сәбәп булса иде сиңа, тәгәрмәчең булса да тишелсә иде дип әйтеп куйдым. Бераз баргач, карыйбыз, аварийкаларын кабызган, тәгәрмәч алмаштырып ята бу.
Моннан 3-4 ел элек Казандагы бер концерт вакытында мине бик нык үпкәләттеләр. «Әй, бөтен концерт залыгызда ут бетсә иде», — дидем. Валлаһи дип әйтәм, залда ут сүнде. Соңгы җырчылар чыгышларын баянга җырлап бетерде.
Әмма мондый хәлләр мине бик нык рәнҗетсәләр, мин чын күңелдән теләсәм генә була. Кабат таякның ике башы бар бит, үземә кире төшмәсен дип тә уйлап куям.
(Кыскартып алынды)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев