Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Телевидение йолдызы өендә силикон инъекциясеннән соң үлгән

***

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

АКШта сериаллардагы рольләре белән танылган 58 яшьлек актриса Синдиана Сантанджело силикон инъекциясеннән соң үлгән. 

Косметолог Либби Адаменың медицина практикасы белән шөгыльләнү өчен лицензиясе булмаган. Бер көнне ул актриса өенә силикон инъекциясе ясау өчен килгән. Әмма уколдан соң берникадәр вакыт узгач, телевидение алып баручысы эмболиядән (кан тамыры томалану. – иск.ред.) үлгән, чөнки процедура дөрес ясалмаган.

Синдиана Сантанджелоның ире косметологны судка биргән. Ачыкланганча, Адаме 2019 елда 26 яшьлек Кариссе Раджаулга карата силикон инъекцияләре ясаган өчен тикшерү эше ачылган булган, бу кыз да инъекциядән соң үлгән. Ул вакытта тикшерү Адаме кадаган матдәдә куркыныч химик кушылмалар булуын ачыклаган.

Сантанджело үлеме факты буенча суд тикшерүе әле бара. Адамега 20 елга кадәр төрмә яный ала, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев