Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның хатыны Ләйсән Фәтхетдинова республиканың Экология министрлыгы белән судлаша

Яңа Савин судына, табигатьне саклау законнарын бозган өчен зыянны каплауны таләп итеп, ведомстводан дәгъва кергән.

Сумма 4 миллион сумга кадәр җитә, дип яза ММЧ.

Янәсе, җырчының Биектау районында 50 гектар җире бар, әмма ул тормыш иптәшенә язылган. Экологлар участокта көнкүреш калдыклары чүплеге тапкан, шуның өчен хуҗасына штраф салалар. Әмма массакүләм мәгълүмат чараларында калдыкларны бирегә халык китергән, ә артист гаиләсенең катнашы юк, дип язалар.

Яклар хәзер сөйләшүләр аша килешергә тырыша. Утырыш 22 июльгә билгеләнгән.


Чыганак: https://t.me/tatnewstatar/7594
Фото: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев