Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова: «Балабыз, сәхнәдә үзем бик яратып уйнаган «Казан егетләре» барган вакытта туды»
Люция Хәмитова, Татарстанның халык артисты: - Без, группа кызлары, Фәриткә училищеда укыганда ук гашыйк идек. Мин училищега укырга кергән елны, Фәрит аны тәмамлап, Камал театрында эшли иде инде. Без театрга аның уенын карарга йөрдек.
Искиткеч әйбәт артист иде Фәрит Бикчәнтәев. «Алмазбулат»та – Алмазбулатны, «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз»да – Гөлүсне, «Асылъяр»да Шәрәфне уйнап, ул безне, ягъни группа кызларын әсир итте.
Әлеге хис ул Мәскәүгә ГИТИСка укыра киткәч тә сүрелмәде. Сүрелергә вакыт калдырмады, гел кайтып йөрде. Спектакльләр дә куйды. Үзе яңартып куйган «Алмазбулат»ка Гәүһәр роленә мине дә алды. «Казан егетләре»н сәхнәләштерде, диплом эше итеп «Бичура»ны әзерләде.
Безнең өйләнешү ул чакта күпләр өчен сер булып калгандыр. Чөнки Фәрит тыйнак холыклы, үзенә кагышлышлы шау-шуны, «ялтырап алу»ларны бөтенләй яратмый. Шулай да без йолабыз кушканча өйләнештек.
Фәрит әтисе урынына күргән директорыбыз Шамил Зиннурович Закиров белән мине сорап, әти-әнием янына килде, аларның ризалыгын, фатыйхасын алды. ЗАГСта исә гаилә таныклыгына, тантана бүлмәсенә күтәрелеп тә тормыйча, аста гына кул куйдык. Никах мәҗлесе үткәрдек. Туебыз да шау-шуларсыз узды. Һәрхәлдә, шулайдыр дип уйлыйм. Чөнки без бәйрәмебез кызган бер мәлдә, үз туебыздан качып, спектакль карарга киттек.
Ел ярымнан улыбыз туды.
Һәм иң истә калганы шул: авырлы икәнемне әйткәч тә, Фәрит: «Улыбыз туачак, ә исеме Йосыф булыр!» - диде. «Кайдан беләсең, бәлки кыз туар», - диюемә янә: «Юк, Йосыф туачак!» - дип тәкърарлады. «Нигә тәгаен Йосыф?» - дип аптыравыма исә, тагын да гаҗәпләндереп: «Унынчы пәйгамбәребез дә Йосыф исемле булган!» - димәсенме?!
Һәм иң-иң гаҗәбе – малаебыз унынчы мартта, әйе, әйе, унынчы мартта, ап-ак кар яуганда туды.
Җитмәсә, бала кичке сигезенче яртыда, сәхнәдә үзем бик яратып уйнаган «Казан егетләре» барган вакытта туды. Шундук, спектакль тәмамлануын да көтмичә, мин әле өстәлдә яткан мәлдә, тудыру бүлмәсендә зур букет тоткан Фәрит белән Шамил Зиннурович пәйда булды.
Фәрит дөнья гизәргә ярата. Сәяхәт өчен мөмкинлек булмаганда, безгә өйдә дә рәхәт. «Буш вакыт»ка кытлык кичерүче Фәрит өчен иң рәхәт ял – өйдә булу! Ул үзенә барыбыз өчен дә кызыклы шөгыль таба белә.
Тормыш ыгы-зыгысын да тирәнгә җибәрми, җиңел үткәрә, акыл белән яши.
Чыганак-фото: Мин сине шундый сагындым... https://vk.com/public213168279
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев