Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Татар эстрадасындагы тагын бер буйдак егет камыт киде

Татар эстрадасындагы буйдаклар саны кимегәннән кими бара.

Җырчы Айдар Рәкыйпов үзенең сөйгәне белән никах укыткан. Сөенече белән ул социаль челтәрләрдә уртаклаша. «Тормышыбызның яңа этабы», – дип язган ул, никах фотоларын куеп.

Җырчының кәләше Гүзәл исемле. Ул – фотограф.

Күпләр бу яңалыкны көткән булса кирәк! «Котлыйм, брат», «Ну неужели», «Никахыгыз гомерлек булсын», «Ниһаять! Гаилә бәхете телим, Айдар», – дигән комментарийлар бик күп.

Яшьләргә бәхет телибез! Мәхәббәтегез гомерлек булсын!

Чыганак/фото: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев