Россиянең танылган атказанган артисткасы вафат
***
Россиянең атказанган артисткасы Нина Гребешкова вафат булды. Аңа 94 яшь иде. Кинематографистлар берлеге аның йөрәк җитешсезлегенән үлемен хәбәр итте.
Нина Гребешкова – совет һәм Россия актрисасы, ул 130 фильмда төшкән РФнең атказанган артисткасы. 1950 елда беренче тапкыр "Смелые люди" фильмында уйный. Леонид Гайдайның "Бриллиантовая рука", "Кавказская пленница", "12 стульев", "Не может быть!", "Спортлото-82" фильмнарындагы рольләре исә аңа киң танылу китерә.
Фото: Википедиа
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев