Ризат Рамазанов: «Сабан туенда чыгыш ясаган артисттан күпсенергә кирәкми»
«Кайвакыт: «Артистларга түләгән акчаны махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә җибәрсәләр иде», – дигән фикерләр ишетергә туры килә»
Ризат Рамазанов, Татарстанның атказанган артисты:
– Быел безнең өчен Сабан туйлары чоры 31 майда башлана. 7 июньдә – ике, 8 е тагын бер Сабан туенда эшлибез. Кайвакыт: «Артистларга түләгән акчаны махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә җибәрсәләр иде», – дигән фикерләр ишетергә туры килә. Ләкин беркем дә безнең ни дәрәҗәдә ярдәм иткәнне белми, чөнки аның барысын да сөйләп, күрсәтеп йөрмибез. Ул алай булырга тиеш тә түгел, дип саныйбыз.
Икенчедән, төрле сәбәпләр аркасында авыл халкының барысы да шәһәргә концерт карарга килә алмый. Шуңа күрә Сабан туенда чыгыш ясаган артисттан күпсенергә кирәкми. Кемдер – көрәш, кемдер ат чабышын карарга, ә кемдер җыр тыңларга ярата. Аларның һәркайсы булырга тиеш. Бәйрәм рухына килгәндә, аның үзгәрүен тоймыйм. Еракта яшәүчеләр махсус Сабан туена дип кайта. Сыйныфташлар, туганнар күрешә. Балачакта бәрәңгеләр утыртуга Сабан туен көтә башлый идек инде. Базарга барып киемнәр ала идек. Әби белән бабай, бер-берсеннән яшерә-яшерә, кесәгә 100 сум акча тыгар иде… Шуңа сөенә-сөенә сирәк була торган сый – туңдырма, кукуруз таякчыклары, баллы сулар алып ашау-эчүләр… Хәзер үзебез дә үзгәрдек, бәйрәм дә ясый белмибез. Ә бит үзебезнең кәефне үзебез генә күтәрә алабыз. Шуңа күрә милли бәйрәмебез бетмәсен иде әле.
Фото: соц. челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев