Ришат Төхвәтуллин: «Ул вакытта җавап кайтармадым, әмма бу хәл мине эчтән ашады»
ТР халык артистын нәрсә борчый?
- “Өметләр өзелгәндә аккан суларга кара”, – дип җырлыйсың. Өметләр өзелгән чаклар күп булдымы?
- Иң авыр чор – продюсер белән эшләгән вакыттыр. Үзем эзләп тапкан җырларны калдырып китәргә кыен булды. Концерт мәйданчыкларына килгәч, полиция хезмәткәрләре каршы алды. Мине кеше буларак мыскыл итә торган нахак сүзләр массакүләм мәгълүмат чаралары аша таралды. Ул вакытта җавап кайтармадым, әмма бу хәл мине эчтән ашады. Нәкъ шул чакта “Агым су” җырына тап булдык. Беренче тапкыр җырны тыңлаганда сүзләренә генә игътибар иттем. Ул җыр минем юанычым булды. Әти-әниләр авылдан концертыма килеп, залга керә алмаган чаклар да исемдә. Рифат Фәттахов белән алга таба эшли алмаячагым билгеле иде. Күңелемә тигән сүзләр күп булды. Әлбәттә, танылуымда Рифат Фәттаховның ярдәме булмады димим. Безгә матур гына аерылырга кирәк иде. Шул авырлыклар башлангач, йөрәк белән проблемалар калкып чыкты, паник атакалардан интектем. Йөгерә башлавымның да сәбәбе шунда инде.
- “Йолдызлык чире” белән авырдыңмы?
- Булды инде. Концертлар, банкетлар уңышлы гына барса, килгән бер урында сине “күтәреп” кенә йөртәсәләр, әлбәттә, контрольне югалту бик җиңел. Тамашачылар гел игътибар итә, матур сүзләр җиткерә. Бер яктан рәхәт ул. Ә сиңа, киресенчә, начар фикерләр җиткерәләр икән, үзеңне ашый башлыйсың. Иң мөһиме – баш белән уйлап, тәртип белән генә эш итәргә.
- Тере тавышка җырлаучы артистларның тавышы өзелгән чаклар күп була. Синең дә шулаймы?
- Бөтенләй тавышсыз калган, тавыш өзелгән чаклар булгалый. Без дә спортсменнар кебек көн дә тавышны эшләтәбез. Ә ял итәргә артык вакыт юк, чөнки концертка билетлар сатылган. Кайчак иртән торасың да: “Ничек җырлармын икән?” - дип куркып куясың. Әле тавыш өзелү, сәламәтлек какшау сәбәпле бер концертны да кичектергән булмады. Тиргә батып, температура күтәрелгән чакларда да җырладык. Организмның бер үзенчәлекле ягы бар: репетиция вакытында бөтенләй тавышсыз була алам, ә тамаша башлангач, тавыш үзеннән-үзе барлыкка килә. Кайвакыт ышанып та бетеп булмый, могҗиза дисең. Җырчының авырырга хокукы юк. Ул үзен сакларга карарга тиеш. Мин еш кына спортзалдан, иртәнге йөгерештән видеолар белән уртаклашам. Шунысы рәнҗетә - кешеләр “тагын мактана”, – диләр. Бу бит мактану түгел, үзең өстеңдә эшләү, башкаларга үрнәк күрсәтү. Минемчә, сәхнә матурлыкны ярата. Җырчы симез булырга тиеш түгел, үзеңне карап торырга кирәк.
- Әңгәмәбез дәвамында: “Аллаһка шөкер”, - дип күп кабатладың. Дингә якынмы?
- Күңелдә ышануым көчле. Барысын да Аллаһы Тәгалә бирә дә, ала да. Һәркемнең күңелендә үзенчә ышану яшидер. Намазда булмасам да, кеше рәнҗетергә, авыр сүз әйтергә куркам. Ә бит намаз укып та, теләсә нәрсә сөйләп йөрүчеләр бар. “Максатыма ирешәсем килә, шуңа мәчеткә йөрим”, – дип әйтүчеләрне дә аңламыйм. Теләкләре чынга ашкач, мәчеткә йөрү дә онытыла. Миңа калса, бу ике йөзлелек.
- Маңгайда булган җәрәһәтеңнең дә тарихы күңелсез вакыйга белән бәйле.
- Карамалы-Гобәйдә хәйри концертына әзерләнә идек. Авылга кайткач, “матай”га утырып концерт мәйданчыгын карарга килдем. Матайга абыйның 3 яшьлек улын да утырткан идем әле. Абый белән юлда очраштык та, күңеле сизгәндер инде, улын үзенә алды. Өр-яңа телефон сатып алган идем. Юлда барганда аның кесәдән төшеп барганын сизеп, бер кулым белән этеп кенә җибәрдем. Мотоцикл чокырга эләкте дә очтым. Баштан кан ага, бернәрсә аңламыйм. Тиз арада хастаханәгә бардык. Ярый әле бер җирем дә сынмады, бары тик тәндә каты җәрәхәтләр иде. Коридорда табибка чират көтеп утыра идем. Әнине күреп алдым, ә ул мине узып китте, танымады. Хисләрен күрсәтмәде, еламады, әмма бик нык борчылды инде. Бу хәл үземнең юләрлек аркасында булды. Хәзер инде таудан шуу, мотоциклда йөрү кебек әйберләр белән шөгыльләнмим. Бер очрак гомерлек сабак булды.
Алия хисләрен яшермәде дә...
(Кыскартып бирелде)
Илгизә Галиуллина, Шәһри Казан
Фото: соц. челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев