Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Ләйлә Галиева социаль челтәрләрдә шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирә

Җырчының язылучыларын, әлбәттә инде, аның элекке тормыш иптәше белән мөнәсәбәтләре кызыксындыра.

Рөстәмне сагынасыңмы?
Юк.
Ләйлә, сез йорт салган идегез бит, ялгышмасам. Нигә анда яшәмисез?
Мин үземне сайладым.
Балаларыгыз әтиләре белән аралашамы?
Әлбәттә!
Ничә яшьтә кияүгә чыктыгыз һәм ничә ел яшәдегез?
23 яшьтә чыктым, 15 ел бергә яшәдек.
Нигә ирегез белән аерылыштыгыз? Эчми, тартмый, әмма бик саран, диләр.
Характерлар белән туры килмәдек. Мин гаиләне сакларга тырыштым!
Аерылышуны ничек кичерергә?
Күп эшләргә!
Сезне котлау, берничә җыр башкару өчен туйга чакыру ничә сумга төшәчәк?
Кайда һәм кайчан булуына карап 100 меңнән башлана. Зур командам, искиткеч биючеләрем, бэк-вокал, гармунчы, гитарист – барысы да бер сәхнәдә. Барысы да югары дәрәҗәдә. Тиздән «сольный» концертым, Аллаһы боерса.
Казанга күчү турында уйламыйсызмы?
Казан күңелемә якын. Бәлки, якын киләчәктә андый карар кабул итәрмен.

Чыганак-фото: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев