Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

«Кызганыч, операцияләр без көткән нәтиҗәне бирмәде»: Дәниф Шәрәфетдиновның улы әтисенең хәлләре турында сөйләде

Дәниф Шәрәфетдиновның улы әтисенең хәлләре турында сөйләде

Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар белән интервью вакытында «Интертат» журналисты аннан әтисенең хәлләре хакында сорашкан. 

 – Бар да яхшы. Матбугатта язган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, ди үзе. Гомумән, кәефе дә әйбәт. Күзләре күрми, шуңа сәхнәгә дә бик чыгасы килми. Тамашачы күңелендә яхшы формада булган матур артист буларак истә каласы килә. 

– Дәниф абыйга операция ясату өчен ярдәм иткән кешеләр булды, дип беләм. 

– Әйе, аңа операция булды. Ярдәм иткән, битараф калмаган барлык кешегә дә рәхмәт, чөнки операцияләр кыйммәт иде. Шулай ук, уколлар кадап торабыз. Әмма, кызганыч, авыруы көчәйгән иде, һәм әлеге операцияләр без көткән нәтиҗәне бирмәде. 

– Шулай да, җырлаганы бармы? 

– Тавыш көчле чыксын өчен, күкрәк читлеге ачык, диафрагма иркен булырга тиеш. Әтинең ул бераз кысылган, шуңа тулы көченә җырларга комачаулый. Әмма ул өйдә җырлый, тавышы бик яхшы яңгырый. Сәхнәгә чыкканда яисә бәйрәм кичәләрендә чыгыш ясаганда дулкынланып та ала: «Кыяфәтем ничек, тавышым ничек?» – ди, шунлыктан, дулкынлану тавышында да сизелә. Ешрак җырласа, тавыш да гел тонуста була. Әмма әти еш җырларга яратмый, тавышы яхшы формада дип әйтә алам.

Чыганак:  Ватаным Татарстан
Фото: 1001 КИҢӘШ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев