Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Кариев театры артисты Илнар Низамиев: «15 яшемдә игезәк сыңарым үлде»

Татарстанның атказанган артисты, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры актеры Илнар Низамиевка да 50 яшь икән.

Ә ул һаман егетләр кебек яшь әле. Илнар әфәнденең тормышка, туган авылына булган мәхәббәтенә сокланып карарлык. Ул тумышы белән Кече Мирәтәк (халык телендә Бичер) авылыннан.

– Хәзер Казанда яшисезме? Авылда йортыгыз да бар дип беләм.

– Авылдашлар: “Әйдәгез, авылны бетермик, Сабан туен үткәрик”, – дигәч, ун еллап бәйрәмнәр үткәрдек. Беләсезме, туган авылның кадеренә яшь барган саен төшенәсең икән. Кемдер сүз белән әйтә, ә мин менә эш белән күрсәтәм. Минем белән тормыш иптәшем, балаларым кайта, аппаратура да үземнеке. Соңгы елны гына үткәрмәдем, чөнки шул мәлне аякны авырттырдым. Кемдер бик яратты, ә кемдер бушка булса да, яратмады. Адәм баласына ярап бетеп булмый. Сабан туйларын чакырган җирләргә болай да барып эшлибез, шөкер. Авылдан җир алдым, аны буш тотмас өчен йорт салдым. Сарае да, мунчасы да бар, шөкер. Ул да минем иҗат җимешем. Йортның проектын үзем ясадым. Абыйларым белән киңәшләшеп җиткереп чыктык. Кайбер кешеләр, бәлки, иҗат кешеләре бары сәнгать белән генә шөгыльләнә дип уйлыйдыр. Минемчә, ир кеше ир булып калырга тиеш. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр бит. Әни дә: “Эшнең ояты юк”, – дип әйтә иде. Шул сүзләр сеңеп калгандыр инде. Кайвакыт иренгәнмендер дә, әмма өч баланы үстерергә кирәк булгач, эзлисең, табасың, эшлисең. Үзең эшләгәч, ул аеруча кадерле.

– Сезнең гаиләгез ишле дип беләм. Ничәнче бала сез?

– Мин гаиләдә сигезенче бала, иң төпчеге. Әмма мин дөньяга килгәндә Рабига һәм Нәзир абыйлар фаҗигале төстә вафат булганнар. 15 яшемдә игезәк сыңарым үлде. Бу югалту күңелемә бик нык кереп калды. Айнур салам түкли торган җайланмага эләккән. Дөресен әйткәндә, нәрсә булганын төгәл әйтә алмыйм. Шунда булганнар да ачыклык кертә алмады. Без дә төпченмәдек, чөнки әни түзде. Аны вертолет белән алып киткәндә исән иде әле, әмма, ни кызганыч, коткарып кала алмадылар.

– Бу гадәти генә үлем түгел бит. Мондый очракларны тикшерәләр, гаеплеләрне җаваплылыкка тарталар түгелме соң?

– Әнинең йөрәгенә шаккатам. Өч айлык сабый вакытымда әти дә вафат булды. Ул Сабан туена менгәндә мотоцикл белән юл һәлакәтенә очраган. Күз алдына китерегез әни ничә кешене соңгы юлга озаткан. Үлемнәрнең сәбәпчеләрен дә белгән бит инде, чит-ят кешеләр түгел. Әни кара эчле кеше булмады. “Киткәннәрне кире кайтарып булмый”, – дия иде. Ә үзе кайгыдан төннәрен елап чыкты.  Авылда да: “Рәхимәнең күргәнен башкалар кичерсә, акылдан язар иде”, – диләр. Ул вакыттагы хатын-кызларның сабырлыгына сокланам. Барысын да түзде. Мин әнинең язмышын балаларга да үрнәк, гыйбрәт итеп сөйлим. Әнинең 50 яшендә буыннары сызлый башлады. Без үзебезчә идән, кер дә юдык. Апа кияүдә, ә калганнар малайлар, шуңа күрә өйрәнәсең инде.

– Бу балаларны кеше итәргә дә кирәк бит әле. Әниегез янәдән гаилә дә кормаган бугай?

– Ипигә сөт өсте, җиләк-җимеш кайнатмасы ягып ашый идек. Җәй буе җиләк-җимеш җыйдык. Төпчек баланы иркәлиләр диләр. Безнең яшь араларыбыз 2-3 яшь кенә, шуңа бик иркәләргә сәбәп тә булмады. Ә мин әнигә береккән бала идем. Гел аның белән эшкә бардым. Берсендә әни мине калдырып эшкә киткән, шулвакыт тәрәзәне ватып чыкканым хәтеремдә. Шуклык та булган инде. Әни колхозда эшләде. Ул вакытта нинди эш бар, шуңа тотынганнар. Эшнең җайлысын сайларга туры килмәгән. Авыруы да салкында, авыр күтәреп эшләгәнгә барлыкка килгәндер. Ул янәдән гаилә кормады, соңгы көннәренә кадәр әтигә тугры булып яшәде.

– Соңгы көннәрендә янәшәсендә була алдыгызмы?

–  Әни озак авырды. Буыннары сызласа да, гел хәрәкәттә иде ул. Соңгы көннәренә кадәр авылда яшәде. Төп нигездә абый белән килен яшәде, әнине карадылар. Аларга чиксез рәхмәтлемен. Без кайтып, хәл белешеп, кулдан килгән кадәр ярдәм иттек. Соңгы вакытларда безне танымый да башлады. Әни иртәнге сәгать 4 тә өзелде дип хәбәр бирделәр. Шул көнне Алексеевскига барып спектакль уйнадым әле, беркемгә дә әйтмәдем. Шуннан туп-туры авылга кайттым. Әнидән дә кадерле кеше юктыр. Ул гомер буе безгә елмаеп, яратып кына карады. Төннәрен буыннары сызлап, елый иде, бәгърем.  Хәтерлим әле: студент вакытым, авылга кайтам. Әни соңгы тиенен булса да, биреп җибәрә иде бит. Мин аңа булган хөрмәтемне сүз белән генә әйтеп бетерә алмыйм. Урыннары оҗмахта булсын.

– Өч бала тәрбиялисез, бу да иҗат кешеләре өчен сирәк хәл. Шулай бит?

– Мин балаларны бик яратам. Бу яктан Лилиямә рәхмәтлемен. Аның иҗаты да бала табу сәбәпле тукталып торды. Монысы да зур адым. Хәзер балаларыбыз белән бергә иҗатта кайнашабыз менә.

– Тормыш иптәшегез диндә, сез дә шулаймы?

– Мин биш вакыт намазны укымыйм әлегә. Уразаны калдырмыйм инде. Хәзрәтләрнең вәгазьләрен яратып тыңлыйм. Алар да гел күңел чисталыгы кирәк диләр. Лилия дә кызыбыз да дини. Мин дә аңа күңелем белән килеп җитәрмен дип ышанам. Беренче тапкыр 1998 елда “Йосыф” спектакле куелганда Равил Гайнетдин (хәзер Россия мөфтиләр шурасы рәисе) киңәшче иде. Аның әйткән фикерләре күңелемә кереп калды. Равил абый белән аралашуым гаиләнең ныклыгына да, һөнәремә тугры калуыма да этәргеч булды. Мин аңа бик рәхмәтле.

– 50 яшькә җиткәнсез. Үкенечләрегез бармы?

– Бер генә мизгелгә дә туктап торганым булмады, шөкер, шуңа үкенечләрем дә юк. Балаларым исән-сау, шөкер. Кеше үзен тәрбияләүдән туктарга тиеш түгел. Беркем дә идеаль түгел. Тормыш үзенекен итә ул. Кеше күңеленә кереп калган образлар иҗат итүемә шат. Димәк, мин остазларыма, әниемә, туганнарыма да рәхмәтле булырга тиеш. Мин үз-үзем булып калуым белән дә бәхетле. Хәзерге заманда бу кыйммәткә төшә.

(Кыскартып алынды)

Илгизә Галиуллина, Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев