Кариев театры артисты Фәнис Кәлимуллинның бәхетле көннәре
***
Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры актеры Кәлимуллин Фәнис Хафизулла улына күпъеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге һәм театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан “Татарстан Республикасының халык артисты” дигән мактаулы исем бирелде.
Фәнис Кәлимуллин 1974 елның 21 августында Татарстан Республикасының Әлки районы Иске Салман авылында туган. 1995 елда Казан театр училищесын, 2003 елда читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлый. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 1995 елның августыннан бирле эшли.
Фото: соц. челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев