Илсөя Бәдретдинова: «Нариманга «Синең әниең шундый кабәхәт. Әтиеңне үтерде дә, үзе хәзер шуның аркасында кеше булып йөри» дип яздылар
Нариманның «Вконтакте» битенә: «Синең әниең шундый кабәхәт. Әтиеңне үтерде дә, үзе хәзер шуның аркасында кеше булып йөри. Эчеп, тартып, гулять итүдән башы чыкмый. Син аңардан китәргә тиешсең!» – дип язган булганнар. Үзләренчә «җайлаганнар, майлаганнар» инде, тик төп асылы шушылай яңгырый. Ул вакытта Нариман миңа моны әйтмәде. Күпмедер вакыттан соң гына: «Әни, миңа шундый сүзләр дә язганнар иде», – дип, шул хатны алып килеп күрсәтте дә үзенең җавабын укытты. Анда...
Илсөя апа. Заманында Нариманга бик пычрак сүзләр язучылар булган.
– Әйе, булды, Гөлинә. Мин бер генә очрагын әйтәм. Нариманның «Вконтакте» битенә: «Синең әниең шундый кабәхәт. Әтиеңне үтерде дә, үзе хәзер шуның аркасында кеше булып йөри. Эчеп, тартып, гулять итүдән башы чыкмый. Син аңардан китәргә тиешсең!» – дип язган булганнар. Үзләренчә «җайлаганнар, майлаганнар» инде, тик төп асылы шушылай яңгырый. Ул вакытта Нариман миңа моны әйтмәде. Күпмедер вакыттан соң гына: «Әни, миңа шундый сүзләр дә язганнар иде», – дип, шул хатны алып килеп күрсәтте дә үзенең җавабын укытты. Анда: «Минем әнине миннән дә ныграк белүче кеше юк. Мин аны сез яхшырак беләсездер дип уйламыйм. Үз әниемнең нинди икәнен мин үзем беләм. Шуның өчен вакытыгызны сарыф итмәгез. Ул – дөньядагы иң яхшы Әни!» – диелгән иде... Шушы җаваптан соң мин үземә бер «галочка» куйдым, «ох, мәйтәм, нинди терәгем бар минем!». Ни дисәң дә, ир бала әни кешегә шулкадәр якын була. Гастрольгә чыгып китәм икән, аның «Әни, син берәр нәрсә ашадыңмы соң?», «Син кайда йоклыйсың, күрсәт әле?», «Салкын түгелме, туңмыйсыңмы?» ише сораулары «җанга – май» инде, белсәң. Улымның шулай балаларча кайгыртуы бит инде бу мине.
– «Илсөянең «артыннан этүчесе» бар аның. Шуңа шулай купшы кылана», – дигән сүзләргә синең карашың ничек?
– Әйе, миңа да җибәрделәр аны. Бер көлдем дә бетте инде шуның белән. Син матуррак итеп әйттең әле. Ялгышмасам, анда: «Аның бит акчалата тәэмин итүчесе бар, шуңа Илсөягә җиңелрәк», – дигәннәр иде бугай. Кемнең нәрсә уйлавы барыбер түгелме ул, Гөлинә? Ярар, шулай дип уйласыннар. Бик әйбәт.
– Күңелгә тимиме?
– Күңелгә тия торган булса, миңа күптән асылынырга кирәк иде инде. Берсен дә «элеп тә бирмим».
– «Илфакның үлеме белән күтәрелде...» дигәненә ни диярсең?
– Менә «Илсөя бер әйбер дә эшләмичә, кинәт кенә күтәрелде» дип уйласыннар, ярар. Андый вакытта мин «сез дә шулай эшләгез!» дим.
Берсендә сәхнәгә бер ханым менде дә: «Ой, Илсөя! Хатын-кыз бит инде ул кулыннан бөтен эш килә торган булырга тиеш. Ә син бит җырлаудан башка бер эш тә белмисең», – димәсенме?! Шулвакытта: «Минәйтәм, сез бик каты ялгышасыз, апа. Мин җырлый да белмим әле!» – диеп кычкырып көлеп җибәргәнемне үзем дә сизми калдым. Аннан соң миңа: «Син, матурлык салоныннан затлы рестораннарга гына йөреп, бик рәхәт яшисең. Барып чыгуың җиткән икән инде», – дип язалар. Соң, сез дә шулай итегез! «Минем йокы күргәнем юк, ялның ни икәнен дә белмим», – дип мин дә зарланып утыра алам, тик кемгә кызык ул? Һәрбер нәрсәнең дә нәтиҗәсеннән хәл итәргә кирәк. Менә, мәсәлән, бүгенге көндә без синең белән Казан уртасында, купшы гына ресторанда тәмле чәй эчеп утырабыз. Син –- шәхес. Син миннән интервью алырга килгән. Шушы бер мизгел дә – нәтиҗә. Беркемгә бернәрсә дә дәлиллисем килми, тик нәтиҗәсе матур! Ә кемдер синең турында начар уйлый икән, хет нәрсә эшлә, ул барыбер начар уйлаячак.
Мин бервакытта да мине сәхнәгә Илфак чыгарганын инкарь итмәдем. Аның җырларын мин бүгенге көндә дә җырлыйм. Ә безнең шәхси тормышта нәрсә булганын Илфак та мин генә белә идек. Шуңа күрә кемгәдер нәрсәдер дәлилләп торуның кирәге юк!
– Бәлки, сезгә Илфак абый белән тагын бер кат утырып сөйләшү җитмәгәндер?
– Без утырып сөйләштек бит, Гөлинә. Ул больницада ята иде. Илфак: «Су белән тәмәке алып килә алмыйсыңмы?» – дип шалтыратканда, мин бөтенләй Казан читендә идем. Мин килгәч, без урамга чыгып, хәйран гына сөйләшеп утырдык. «Илфак, минәйтәм, без дошман түгел. Безне без икәү генә ярты сүздән аңлыйбыз, башка беркем аңламаячак. Әйдә, син җырлар яз, мин синнән аларны сатып алам. Бергә-бергә эшлибез. Мин синең киңәшеңнән башка берни эшли алмыйм, ышанасыңмы?» – дидем. «Аласың. Син бөтенесен дә үзең дә эшли аласың!» – дип дуслашып аерылыштык ул көнне. Бу – безнең соңгы күрешү булган... Шуннан соң ярты ел без бөтенләй аралашмадык. Аннан инде миңа аның китүен хәбәр иттеләр.
– Илфаксыз тормыш ул – нинди?
– Искә алмаган бер көнем дә юк. Сәхнә артында берәр ситуация килеп чыкса да, «менә бу ситуациядә Илфак нишләр иде икән?» дип уйлыйм. Күп әйбергә аның күзлегеннән карыйм. Бала тәрбияләгәндә дә. «Нариман белән зурлар белән сөйләшкән кебек сөйләш. Ул – ир бала. Үзенең фикерен әйтергә куркып тормасын», – диеп өйрәтә иде. Бүгенге көндә дә Илфакның шул киңәшләрен тотып яшим. Яшәргә тырышам.
– Илсөя апа, бер-бер артлы якыннарны югалтканда үзеңне саклап калу – бик авыр әйбер. Таянырлык кешеләрең бар идеме?
– Кешенең эчендә зур кайгы булганда, якын кешесен югалтканда, нәрсә генә әйтсәң дә, ярдәм итми. Ул чакта беркемнең дә сүзе керми колакка. Кеше эчтән үзе янып тынычланмыйча үтә торган әйбер түгел ул. Минем нәрсә әйтергә теләгәнне якын кешеләрен югалтканнар гына аңлар хәзер. Иң якын кешеңнең мәете янында басып торганда, бөтен тормышың күз алдыңнан уза. Кемнәрдер «болай булган», «тегеләй икән» диләр. Ләкин нәрсәләр булганын син генә беләсең. Дөнья йөзендә инде бер син беләсең. Әйтәсе килгән сүзләр дә бик күп, тик – соң. Ул – аңлатып булмый торган, үзәк өзгеч әйбер...
Менә хәзерге акылым белән мин кемнәндер гафу үтенүне, үзеңнең гаебеңне тануны – кимсенү, баш ию дип санамыйм. Без бөтенебез дә – кешеләр. Мин шуның өчен улыма да: «Белмисең икән – сора. Әгәр дә син 100% үзеңне хаклы дип саныйсың икән – дәлиллә. Ә башкалар синең хаксызлыгыңны дәлиллиләр икән – гафу үтен. Бу – кимсенү түгел, ә кеше алдында яңадан бер башка үсүең», – дим. Этҗан булып калганчы, намуслы булып калуың яхшырак.
– Илфакның күзлегеннән карасаң, бүгенге Илсөя ул нинди?
– «Булсын» дип йөгерә торган итеп күз алдына китерәм. Аңлар идедер, дип уйлыйм... Ул вакыттагы эстрада белән хәзерге эстраданы чагыштыру бөтенләй мөмкин түгел. Бик катлауланды хәзер татар эстрадасы. Кайчак «әй, татар эстрадасы нәрсә инде ул!» дигәнгә ачуым килә. Ел саен яңа программа әзерләп, иң күп гастрольләргә йөрүче эстрада – нәкъ менә татарныкы. Ләкин мин бу эшне бик яратам, һәм әлегә үземне башка өлкәдә күз алдыма китерә алмыйм.
(Кыскартып алынды)
Чыганак/фото: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Илсоя, Умница, Красавица, Трудяга!
0
0