Илнар Сәйфиев: «Авыл хуҗалыгы белән ныклап шөгыльләнә башладым. Иген үстерәбез»
Татар эстрадасы артистлары авыл һәм авылдан булулары турында сөйләргә бик ярата. Ә бүген аларның авыл белән элемтәләре калганмы? Нигезләренә еш кайталармы? Икмәкнең ничек үскәнен хәтерлиләрме? Бу сорауларны үзләренә бирдек.
Айдар Тимербаев, Татарстанның атказанган артисты:
– Әтием, туган авылым – Саба районындагы Татар Икшермәсендә урнашкан икмәк пешерү цехы белән 35 ел җитәкчелек итте. Ул пенсиягә чыгып, ун ел узгач, пекарняны яптылар. Берничә ел тик торгач, бер кеше иске бинаны сүтмәкче булды. «Тукта әле, ник әле мин әтинең эшен дәвам итмим соң?» – дип уйладым да бинаны Райподан сатып алдым. Һәм яңартып, эш башлап җибәрдем. Бүген анда камыр ризыклары пешерәләр.
Авылымда йорт салу да туган нигезне югалтырга теләмәүдән туды. Хатыным: «Казан янына салыйк», – дип тәкъдим иткән иде дә, минем авылдан ерагаясым килмәде. Төпчек малай да бит әле мин. Йортны исә бәрәңге бакчасы урынына җиткездек. Ташландык хәлдәге яшелчә бакчасына исә күл казып, балыклар җибәреп, ял итү йортлары төзедек. Һәр йортны бер җырчының исеме белән атадым. Салават абый, Илсөя Бәдретдинова үзләре кайтып сайлап киттеләр. Мирзаяновлар, Фазлыевлар, Рамазановлар йорты бар. Тагын берсе кемнеке булыр – анысын әлегә уйлыйм. Бәлки йортлар саны тагын да артыр әле.
Бу эшләрнең барысын да Казан янында гына да эшләргә була иде. Ә минем авылымны танытасым, аны яшәтәсем килде. Авылдашларга эш урыннары да булсын, дидем. Әнием, Аллаһка шөкер, исән-сау. Ул төп йортта яши.
Җәвит Шакиров, Татарстанның халык артисты:
– Без бит – авыл балалары. Балачагы авылда үскән кайсы гына кеше авыл хуҗалыгы тармагында эшләп карамады икән ул?! Үземнең беренче эш урыным тракторчы ярдәмчесе иде. Ул вакытта минем 7нче сыйныфны тәмамлаган чагым. Әткәй Чакмагыш районының Әхмәт авылында бригадир булып эшләде. Безне дә эшкә өйрәтеп үстерде. Без велосипедны да эшләп ала идек.
Аннан соң урып-җыю вакытында пакус әйләндерү бар иде. Яңгыр явып узгач, пакуска салган игеннәрне комбайннар суга алмый. Озак яткач, бодай, борчаклар шыта торган иде. Бер пакусның икенче башына чыгып җитәр өчен дә 7–8 чакрым узарга кирәк булгандыр. Шуны көннәр буе сәнәк белән әйләндереп йөри торган идек.
Хәзер дә туган авылыбызга кайтып йөрибез. Кызганыч, кайтулар гына сирәгәйде. Әнкәйгә 90 яшь тула. Якынча 5 еллап тирәсе элек сыерын бетерде. Ара да ерак бит. Казанда үз йортыбыз белән торабыз. Зөлфия апагыз да авыл хуҗалыгының ни икәнен белә. Амбарда да эшләгән, чөгендерен, бәрәңгесен дә утаган. Монда да: «Тавык, әтәч алыйк», – дип сораган иде дә: «Алар янына кәҗә сорый башлаячаксың, безнең өйгә кайтып кергән юк. Аларны кем карасын?» – дип, бу уеннан кире бордым. Шуңа күрә алар юк, тик бакчада барлык төр яшелчә, җиләк-җимешне дә үстерәбез.
Илнар Сәйфиев, Татарстанның атказанган артисты:
– Ел башында авыл хуҗалыгы белән ныклап торып шөгыльләнә башладым. Лениногорск районында бер хуҗалыкны сатып алып, иген үстерәбез. Алга таба заманча ферма төзеп, маллар да сатып алырга телим. Минем әти гомер буе агроном булып эшләде. Мин дә аның артыннан калмый идем, балачагым басуда узды, дисәм дә була. Колхозда ындыр табагында ашлык чистарттым, кырда комбайн ярдәмчесе булып эшләдем, трактор белән сукага чыктым, «КамАЗ»да икмәк ташыдым. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы, җир белән шөгыльләнү турында күптәннән уйланып йөрдем. Барысын да аңлап, үлчәп, җаваплылыгын тоеп, ниһаять, быел, тәвәккәлләдем.
Мин бүген, авыл хуҗалыгына үз өлешемне кертәм, дип горурланып әйтә алам. Пай җирләре өчен халыкка икмәк бирәбез, эш урыннары тәкъдим итәбез. Ләкин үзем өчен иң мөһиме – мин моннан рухи ләззәт алам. Үзең чәчеп, карап үстереп, җыеп алгач, тагын да хәерле, бәрәкәтле эш була. Безнең кебек егетләр тагын да күбрәк булсын иде. Авылларны саклап калу, яшьләрне шәһәргә җибәрмәү бик зур хезмәт сорый.
(Кыскартып алынды)
Зөһрә Садыйкова. «Ватаным Татарстан»
Фото: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев