Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Ильмира Нәгыймова: «Марат туй костюмын күрсәтергә чакырды»

Җырчы Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллинның үзара бик җылы мөнәсәбәтләрен күреп, халык бу җырчыларны бик күптән кавыштырып куйды инде.

Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Бергәләп дуэтлар башкаручы Ильмира белән Маратны «бик шәп» пар дип санаучылар да, шул ук вакытта аларны Максим Галкин һәм Алла Пугачева белән чагыштыручылар, Маратка үзенә тиң пар табарга, ә 2 балалы Ильмирага исә яшь егетнең башын әйләндермәскә кушучылар да бар.

Әлеге ике җырчы чыннан да бергәме, әллә инде якын дуслар гынамы – анысы безгә караңгы. Тик алар бу сүзләрне үз файдаларына бик оста кулланалар, әлеге теманы үз сәхифәләрендә бик еш күтәрәләр.

Бу юлы да Ильмира Марат белән төшкән фотосын куйган һәм: «Марат туй костюмын күрсәтергә чакырды», – дип шаярткан. Җитди костюм-чалбарлы образ – Маратның яңа концерт образы булса кирәк. Чөнки Ильмираның чираттагы сторисларында Маратның быелгы концертыннан кайбер мизгелләр күрсәтелә.

«Менә шулай бер-беребезнең концертларына йөрешәбез без! Әллә нәрсә уйламагыз, җитәр. Без – яхшы дуслар гына», – дип яза ул.

Ильмира Нәгыймованың ире Руслан Кираметдинов белән аерылышканына берничә ел узды. Аларның 2 баласы Ильмира Нәгыймова белән калды. Гастрольләрдә вакытта Ильмирага балаларны карашырга бертуган сеңлесе ярдәм итә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Надеюсь родители Марата не допустят...