Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Гамил Әсхәдулла: «Хатыным картаерга ирек бирми»

Быел «Мунча ташы» эстрада театрының оешуына 45 ел. 14 апрельдә «Пирамида» концертлар залында узган бәйрәмдә театрның аксакаллары Гамил Әсхәдуллага — «Дуслык» ордены тапшырылды.

— Гамил абый, ничек тәэ­сирләр? Сез канәгатьме?
— Менә уйланып утырам әле. Үткәннәрне барлыйм. 45 ел эчендә ни генә булмады да, нәрсә генә күрмәдек. Әлеге мизгелләрдә без Уфада гастрольдә, яхшы кунакханәдә тукталдык. Ә бит заманында карават аягы урынына кирпеч куелганнары да бар иде. Ярты гасырга якын чорны җиңел генә үтмәдек. СССР заманында кунакханәдә ач утырган чаклар да булды. Хәзер тормыш Аллаһ­ка шөкер, ни теләсәң, шул бар. Кич соң гына кибеткә чыктым да катык алып кереп эчтем. Рәхәт.

— Сезнең заллар һәрчак тулы, билетлар алдан сатылып бетә. Популярлыкны ничек саклыйсыз?
— Иң төп сәбәп — тамашачыны ярату. Аларның күңелен кайтармас өчен, бөтен көчне бирәбез, программаны баетуга акча кызганмыйбыз. Кызыклы нәрсәләр уйлап таба­быз. Халыкка хәзер кыска әйбер ошый, озынга китсә, ул тыңламый, телефонында утыра башлый. Авызыңа ни килсә, шуны әйтеп булмый. Чикләү дә бар. Махсус хәрби операция турында уйлыйм да, кая бара икән бу дөнья, дип куям. Билгесезлек борчуга сала, билгеле.

— Юмор ничек туа?
— Тормыштан алып уйный­быз. Юмор­ның төп нигезе — дөрес образ табу. Шул вакытта гына халык аны җылы кабул итә. Тамашачы: «Кара, бу безнең авылдагы фәләнгә охшаган», — дип күз алдына китерә икән, димәк, юмор уңышлы килеп чыккан. Еш кына үзем уйнаган рольләрдә яшим. Көләргә яратам, әмма тормышта бик җитди кеше мин. Әти мәрхүм шундый иде. Кешене авызына каратып тотты. Тимерче булып эшләде. 80 яшендә мәрхүм булды.

— Әниегез 93 яшенә кадәр яшәп, узган ел 9 майда бакый­лыкка күчкән. Бик дини булган. Сез дә биш вакыт намазны калдырмыйсыз икән.
— Әни моңлы җырлый иде, шигырьләр язды. Аның сүзенә иҗат ителгән «Авылым таулары» җырын Ландыш Нигъмәтҗанова башкара. Иҗадый күңелле булуына карамастан, без 5 малаена (мин — гаиләдә икенче бала) да догалар өйрәтте. Шуның нәтиҗәседер, шөкер, бүген барыбыз да диндә. Бишебез дә авылда йорт төзеп, шунда төпләндек.

— Гамил абый, сез ике тапкыр өйләнгәнсез. Сер булмаса, беренче гаиләгез ни өчен таркалды?
— Аерылу була торган хәл. Кеше түзеп яшәмим, интекмим дип, бәлки, аерылышадыр. Безнең очракта бер-береңне аңламау да сәбәпче булгандыр. Авылда йорт салгач, беренче хатыным Алсуның (Гамил Әсхәдулланың ике хатыны да Алсу исемле — Э.С.) анда кайтасы килмәде. Мин исә шәһәрдә калырга теләмәдем. Ике улым белән дә мөнәсәбәтем яхшы. Олысы Рамил 25 ел безнең театрда эшли. Бик талантлы композитор. Ирек шулай ук гаиләле. Бүген дүрт оныгым бар. Икенче хатыным Алсуга зур рәхмәт. Яшь аермабыз 16 ел булуга карамастан, бик төпле булып чыкты. Беренче никахтан туган балаларымны кабул итте. Алар бездә бүген еш кунак. Икенче никахтан туган улым Айтуганга да 20 яшь булды. КАИның II курсында белем ала. Кызыбыз Айзилә быел XI сыйныфны тәмамлый. Медицина юлыннан китмәкче.

— Еллар узгач, яшь аермасы зур булу комачау итмиме?
— Хатыным мине яшь итеп тота бит, картаерга ирек бирми. Миңа 65 яшь, юкса сакал сыпырып кына утырырлык. Тик бабайга әйләнеп булмый әле, һаман хезмәттә. Алсуга ияреп дус кызлары янына барсам, үземне егет кебек хис итәм (көлә). Рух ягыннан тигезләштек. Безнең хәзер идеаль мөнәсәбәт. Алсу — һөнәре буенча җыр укытучысы. Балалар бакчасында эшли. Картаймас өчен дөрес тукланырга тырышам. Чамалап ашыйм. Яшелчә-җимешкә өстенлек бирәм. Җәяү йөрим. «Гамил абый, берүк ябыкма, таза кешене кем уйный?» — ди театрдагылар. Тазарасы килми, билгеле, әмма безнең нәсел эре сөякле шул.

— Ничек ял итәсез?
— Менә 6 ел диңгезгә барган юк икән. Аның каравы ел саен шифаханәгә йөрибез. Инде бакча сезоны башланды, хәерле, матур җәйләр килсен иде.

(Кыскартып алынды)

Эльмира Сәлахова. «Ирек Мәйданы»

Фото: соц. челтәрләрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев