Елыйсы килгәндә еларга кирәк
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зөлфия ШАКИРОВАның тормыш кагыйдәләре.
Миңа бөтен нәрсә идеаль булырга тиеш. Сәхнәгә чыкканда һәрвакыт көзгегә карыйм: чәчемнең берничә бөртеге икенче якка ятып торса яки күлмәгемне төзәтергә өлгерми калсам да, җырлаганда гел шуның өчен борчылачакмын. Тамашачы аны сизми дә, күрми дә, белми дә югыйсә. Җәвит мине ачулана: «Артык күп уйлыйсың», – ди. Гел шуның өчен сүзгә киләбез... Нишлим, олкымның бер чагылышы инде бу.
Балаларымнан, Җәвитемнән башка дөньяны күз алдыма китерә алмыйм. Минем өчен беренче чиратта сәхнә түгел, ә гаилә тора.
Алкалар яратмыйм, аларны кирәк булган өчен генә тагам. Ишектән кайтып керүгә, салып ташлыйм. Алтын, гомумән, минем металл түгел.
Мин сөтле чәйдән башка тора алмыйм. Чәйгә салырга сөт юк икән, су гына эчәм.
Картлар йортларында чыгыш ясау бик авыр: нинди генә гыйбрәтле хәлләр күрмисең анда... Без Җәвит белән инде 38 ел гомер һәм иҗат юлыннан бергә атлыйбыз. Соңгы сулышыбызга кадәр тигезлектә яшәргә насыйп итсен. Җәвит гел: «Синнән алда китсәм ярар иде», – ди. Ялгыз калган ир-ат ятим бала белән бер.
Тормышымны яңадан башласам да, кабат Җәвит белән кушылыр идем.
Ни өчен ир-атлар хатын-кызга караганда иртәрәк үлә? Чөнки алар елый белми, ә без елап бушанабыз.
Нинди генә борчуың булса да, үзеңә йомылырга, беркем дә белмәсен әле, дип, эчеңә җыярга ярамый – андый чакта уртаклашыр якын дуслар булсын. Елыйсы килгәндә еларга кирәк. Мин үзем шулай эшлим.
Минем өчен иң авыр әйбер – кешедән ярдәм сорау. Ярдәм кирәк икән, кеше үзе белеп булышырга тиеш дип саныйм.
Хәзер туган көннәрне яратмыйм. Чөнки соңгы елларда иртәгә туган көнем дигәндә, егылып йә кабыргамны, йә бармагымны сындырам. Туган көнем җитсә, Җәвит миңа: «Каударланма, ашыкма», – дип кабатлый башлый.
Һәр хатын-кыз да гаиләдә күпмедер артист була белергә тиеш. Ир кеше ул сабый бала кебек, аны көйләп, уңайга сыпырып торырга кирәк. Җәвитем, матурым, дип... Әйдә, ремонт ясыйбыз дип турыдан-туры әйтсәң, шундук юк диячәк. Эш эшләтәсе булса, сүзне ерактан башларга – башта кибеткә «ялгыш» кына обойлар бүлегенә керергә, матур обойлар карап йөрергә кирәк.
Мин һәрвакыт биек үкчәле аяк киеменнән йөрим. Ул хатын-кызны сылуландыра кебек. Хәтта студент елларында да киез итек кигәнем булмады.
Авыл баласы булсам да, сыер савып караганым юк. Безнең сыер бик усал иде – әнине генә тыңлады: апаларны да, мине дә якын китермәде. Җәвит әле мине күрсәтергә генә алып баргач, әнисе: «Сыер сава беләсеңме?» – дип, абзарга алып чыкты. Утыртты – сава белмим, җиленен тартып карадым – сөт чыкмады... Тагын минем бер тапкыр да бәрәңгегә базга төшкәнем юк. Бу – абыйлар эше иде. Өйдә бәрәңге булмаса, алар кайтканны көтә идем.
Сине бөтен җирдә танулары бик рәхәт, әлбәттә. Әмма кайчак бу комачаулый да. Үткән ел кече улыбыз юл фаҗигасенә очрады. Аны Алабугадан Чаллыга күчерделәр – сынмаган бер җире юк... Без реанимация ишеге төбендә басып торабыз, икебез дә елап, шешенеп беткәнбез. Өйдән ничек чыгып киткәнне дә, өскә нәрсә кигәнне дә белмибез... Ә безнең янга киләләр дә: «Сезнең белән фотога төшик әле», – диләр...
Ялга баргач, күп вакытым кибетләрдә уза. Үземә, Җәвиткә эксклюзив аяк киемнәре эзлим – тамашачы бит матурлыкны ярата. Аннан, башкаларны кабатлыйсым килми. Әмма кибетләрдә иң яраткан урыным – савыт-саба, урын-җир әйберләре сата торган бүлекләр.
Дөресен әйтәм, картлык мине куркыта. Картаясым килми! Җәвиткә дә әйтеп куйдым: «Юбилеемда яшемне күрсәтеп, артымдагы стенага язарга кирәкми», – дидем. Яшен яшергән элеккеге артистларны аңламый идем... Ун яшьне булса да кире чигерәсе иде менә. Бер генә теләгем бар: Җәвит белән икебез дә соңгы сулышкача үз акылыбызда, үз аягыбызда булсак иде.
Кулларга калмасак иде дип тә телим. Мин моның нәрсә икәнен беләм – беренче баладан соң күпме урын өстендә булдым... Иң авыры – кеше күзенә карап яту. Җәвитемә гомерем буе рәхмәтлемен: ул мине шул чакта сабый баланы караган кебек карады, хәтта авылда әниләрдә дә калдырмады. Шуңа күрә бүген идәнемне дә киленемнән юдыртмыйм – рәхәтләнеп, тәмен табып үзем юам, йөгереп кенә өемне дә җыештырам.
Кәефсезләнеп кайтам икән, аны күтәрер өчен миңа... берәр эш эшләргә кирәк. Төнге сәгать уникеме, берме, өй җыештырырга, идән юарга, йә берәр тәмле әйбер пешерергә тотынам. Җәвит хәзер инде эндәшми. «Төнлә кем идән юа инде?!» дими.
Әгәр кемдер мине алдый икән, бу хакта үзенә әйтәм. Артыннан сөйләп йөргәнем юк – мин бик туры сүзле кеше. Дөрес, борылып китеп тә бара алам.
Кирәк булганга түгел, яратканга пешерәм. Шуңа күрә тәмле дә буладыр. Нәрсәдер пешерергә куеп, үзем кухнядан чыгып китеп, аны онытып йөргәнем, яндырганым, көйдергәнем юк – әзер булмыйча яныннан китмим. Оныкларым килә кунакка: «Нәнәй!» – дип, өчесе өч төрле ризык сорый. Бер авырыксынмыйча әзерлим! Җәвит картәтәйләре көлә: «Аларны өйләрендә ашатмыйлармы әллә, ял күрмисең», – ди. Ә миңа рәхәт!
Кайнана дигән сүзне өнәмим. Нишләп әле син шулкадәр яраткан ирне тәрбияләп үстергән әни кеше ямьсез бер кайнанага әйләнергә тиеш?! Җәвитнекеләргә «әнкәй-әткәй» дип дәштем. Үзем дә киленем өчен кайнана гына түгелмендер: кызым булмагач, мин аны кызым итеп кабул иттем. Килен дип ялгыш та дәшкәнем юк.
Мин тамашачыга энергия бирүче генә, үзем алардан ала алмыйм. Энергия туплау өчен миңа бакчада, җирдә казынырга кирәк. Чүп утарга яратам. Элек Мирный бистәсендә бакчабыз бар иде. Җәвиттән качып китеп, көне буе шунда эшләгән чакларым булды.
Кеше белән бер утырып сөйләшү, күзенә бер карау белән аның нинди икәнлеген аңлыйм. «Читтә нәрсә ашап кайтканыңа кадәр белеп торам бит мин синең, яшерә алмыйсың», – дим Җәвиткә.
(Кыскартып алынды)
Гөлнур САФИУЛЛИНА, Сөембикә
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев