Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Данир Сабиров коляскада: «Авыртуны бернәрсә басмый, болай ук булганы юк иде әле»

Юмор остасы, популяр җырчы Данир Сабировның тормыш иптәше Миләүшә социаль челтәрдәге сәхифәсенә коляскага утыртып ирен йөрткән видео урнаштырды. Бу хәл җырчының тугры тамашачыларын да борчуга салды.

«Волейбол уйнаганда Данир аркасын авырттырган. Хәзер ул йөри алмый, менә шулай коляскада гына. Үзегезне саклагыз. Әлегә берни булышмый – укол кададык, дару эчте», – дип сөйләде Миләүшә Сабирова.

Без Данир Сабиров белән хәбәргә чыгып, хәл-әхвәлен белештек.

– Бил белән проблемалар күптән бар инде. Узган елны да бик интеккән идем. Концерт алдыннан турайтам да, концерттан соң тагын “кәкерәям”. Бер хастаханәгә дәвалануга йөрдем, әзрәк булышкан иде. Дәвалану узганда концертларны туктатырга киңәш иткән иде. Мин концертларны берничек тә күчерә алмадым, туктатып булмый. Корсет киеп, бик нык селкенмичә, үз көчләремне чамалап кына чыгыш ясадым. Дәвалану узганнан соң, тернәкләнү дә үтәргә кирәк бит әле. Анысын узып та тормадым. Җәй дәвамында бу проблема үзе турында белгертмәде. Хәзер яңа сезонга әзерләнгәч, спортка басым ясадым. Бераз ябыгырга, артык авырлыкны куарга кирәк дип тотынган идем, волейбол уйнаганда тагын кәкерәйдем. Авыртуны бернәрсә басмый, болай ук булганы юк иде әле. Аэропортка килгәндә бөтенләй аякта басып тора алмадым. “Булды, рейстан төшеп калабыз инде хәзер”, – дип уйладым. Миләүшә җәһәт кенә белешеп, миңа коляска тапты. Шунда күчеп утырып, рейска теркәлү уздык.

– Самолетта авыртуга ничек түздегез соң?

– Уңайсыз булды инде. Аның утыргычы да алга да, артка да китми үзегез беләсез. “Бер җирем дә авыртмый. Барысы да яхшы”, – дип күзләремне йомып, үземне юатып кайттым.

– Ничек дәваланырга уйлыйсыз? Концерт сезоны да тиздән башлана бит.

– Бу проблеманы бөтенләй хәл итәргә иде инде. Без бит авыртмаса, онытабыз. Киңәшем шул: сау-сәламәт вакытта буыннарыгызны ныгытыгыз. Тамашачылар да дәвалану буенча бик күп киңәшләр юллады. Кемдер кычыткан белән чабынырга кирәк ди. Бик яхшы остеопатның телефон номерын җибәрделәр, аңа барып кайтасым килә. Концертларга кадәр ныклап аякка басарга! Мондый авыр вакытларда игътибар да, җылы сүз дә дәвалый. Безнең тормышка битараф булмаган һәркемгә рәхмәтлемен. 

Илгизә Галиуллина. Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев