Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Автор-башкаручы, хәйрияче Ләйлә Карамова: «Өченче баламны тапкач, 3 ай комада яттым»

Автор-башкаручы, хәйрияче Ләйлә апа Карамова – җиңел, күтәренке рухлы кешеләрнең берсе. Шалтыратуым булды – 2 сәгать эчендә Азнакай кадәр Азнакайдан Чаллыга килеп җитте ул. Әнә шулай җиңел сөякле, позитив булуы авыр чакларында сыгылмаска ярдәм итә, физик мөмкинлекләре чикле, мохтаҗ, кыен хәлдәге кешеләргә үз җылысын өләшергә мөмкинлек бирә аңа.

«Төркемебездә физик мөмкинлекләре чикле егет-кызлар чыгыш ясый»

Ләйлә Карамова инде 17 ел Азнакай районы Актүбә бистәсендәге инвалидлар оешмасын җитәкли. Үзе дә физик мөмкинлекләре чикле бала әнисе булганга, сәламәтлеккә туенмаган кешеләрне һәм аларның якыннарын аңлап, аларга булышасы килеп тотына ул әлеге эшенә.

Иҗат кешесе буларак, Ләйлә апа биредә бер бик зур проектын чынга ашыра: «Җырлы язмышлар» дигән төркем туплап, Азнакай һәм тирә-күрше районнарга, төрле оешмаларга концертлар белән йөри башлый.

Безнең бу төркемебездә, районыбызның үзешчән артистлары белән беррәттән, мөмкинлекләре чикле егет-кызлар да чыгышлар ясый. 17 ел эчендә кайда гына булмадык, кайда гына йөрмәдек. Безгә башка районнардагы мөмкинлекләре чикле талантлы кешеләр дә кушыла, концертларыбызда катнаша. Шуңа да төркемебез елдан-ел зурая. Сәхнәгә чыгу өчен җырлый-бии белү мәҗбүри түгел. Мәсәлән, Азнакай кызы Гүзәл Зиннәтуллина, күзләре күрмәгән килеш, сәхнәдә энә саплап күрсәтә. Аның шулай ук күрмәүче тормыш иптәше Валерий 9 уен коралында уйный, – ди ул.

Фото: © Ләйлә Карамова архивыннан

Шушы төркем белән бергәләп, Ләйлә апа хәйрия концертлары да оештыра. Шул рәвешле авыру балаларга, мохтаҗларга булдыра алганча ярдәм күрсәтәләр. Алар илгә килгән хәсрәттән дә читтә кала алмаганнар.

Хәрби егетләребезгә дарулар, күчтәнәчләр җыябыз. Барысын туплап, әзерләп куябыз да, хәрбиләр үзләре кайтып алып китәләр. Аллаһка шөкер, булышам, дип торучылар күп. Илдәге вазгыять халыкны берләштерде. Райондашларыбыз носки булса да бәйләп алып киләләр, яки азык-төлектән өлеш чыгаралар. Шулай ук Казандагы хәрбиләр дәвалана торган хастаханәгә дә булышлык итәбез. Шушы ноябрь аенда гына да 2 тапкыр махсус операциядәге егетләргә кирәк-яраклар туплап җибәрдек. 2 тапкыр концерт белән хастаханәгә бардык. Анда да буш кул белән барганыбыз юк. Тәмле күчтәнәчләрдән авыз иттерәбез, җыр-биюләр белән аз гына булса да күңелләрен йомшартырга тырышабыз. Коляскада утырган егетләрне дә сәхнәгә алып чыгып җырлатабыз, тартып йөреп биетәбез. Бер коляскадагы егет безнең чыгышлардан соң: «Мин бүген иң бәхетле кеше!» – дип кычкырып җибәрде. Шушы концертлар вакытында алар аз гына булса да үзләренең авыруларын, җәрәхәтләрен онытып торалар, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Фото: © Ләйлә Карамова архивыннан

Авыру балаларга булышуларын сорап, әти-әниләрдән дә мөрәҗәгатьләр күп килә икән Ләйлә апага. Хәйрия концертлары оештырып, ничәмә-ничә баланы яңа коляскалы иткәннәр алар. Кыен хәлдә калган гаиләләргә дарулар алу, кыйммәтле дәвалану узу өчен акча җыешулардан да читтә калмыйлар. Яңа ел бәйрәме саен авыру сабыйларны Кыш бабай пакетлары белән дә сөендерергә тырышалар.

110 кеше яши торган Актүбә картлар йортында да Ләйлә апа һәм аның фикердәшләре килгәнне шатланып көтеп торалар. «Әби-бабайларга кирәк-яракларын алып илтәбез, ифтар ашлары уздырабыз. Өлкәннәребез концертларыбызны да мул табын артына утырып, күчтәнәчләр белән чәй эчә-эчә карыйлар», – ди ул.

Фото: © Ләйлә Карамова архивыннан

«Рәхмәт сүзләре миңа алтыннан да кыйммәтрәк»

Әлбәттә инде, күңеле яралы җаннарны сөендерү, ярдәм итү өчен, Ләйлә апага төрле керү-чыгу юлларын табарга, ябык ишекләрне дә ачып керергә туры килә.

– Килешәм, бу – бер дә җиңел эш түгел, – дип сөйли Ләйлә апа. – Инвалидлар, авырулар өчен берәр бәйрәм, чара уздырам дисәң, интернет аша эшмәкәрләргә, хәллерәк милләттәшләребезгә мөрәҗәгатьләр җибәрергә туры килә. Ләкин арабызда изге җанлы кешеләр җитәрлек, Аллаһка шөкер. Районыбыз башлыгы Марсель Шәйдуллин безне беркайчан да кире борып чыгармый, бик кешелекле җитәкче. Улан-Удэ шәһәрендә яшәүче Наил исемле милләттәшебез белән гел элемтәдә торабыз, һәрдаим матди ярдәм җибәреп тора.

Җырчылардан Данир Сабировның ярдәм кулы сузганы бар. Тормыш иптәше Миләүшә белән мохтаҗ кешеләр өчен бер машина өр-яңа киемнәр алып кайтып бирде алар безгә. Аннан төнлә шалтыратсаң да «юк» дип әйтмәүче тагын бер артист – Ринат Рахматуллин. Аңа «яшь хатын белән тора», «начар җырлый» дип, пычрак сүзләр язуларына да әрним. Чөнки Ринаттан да киң күңелле кеше дөньяда юк. Бәйрәмнәр уздырырга ярдәм итә, килеп, бушлай чыгышлар да ясый.

Без азык-төлек кибетләрендә төрле акцияләр оештырабыз. Шунда җыелган акчаларга мохтаҗларга, авыруларга күчтәнәчләр алабыз. Корбан ашлары да үткәрәбез. Андый чараларны үткәрүдә мәчетләребез дә зур өлеш кертә, – ди ул.

Фото: © Ләйлә Карамова архивыннан

Ләйлә апаның, Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, Азнакайдагы барлык физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм аларның якыннарын чәй өстәле артына җыеп, бәйрәм ясыйсы килә. Шушы игелекле гамәлдә ярдәм күрсәтерлек иганәчеләр эзли. Бәлки, түбәндәге язманы укып, балаларга сый-хөрмәт күрсәтергә теләк белдерүче миһербанлы, киң күңелле кешеләр табылыр, дигән өметтә тора.

Фото: © Ләйлә Карамова архивыннан

Изгелек эшлим дип, дошман җыйган вакытлар да була, яшермим. Кемдер, авыру балага ярдәм итәм, ди дә аннары телефонын алмый, ишеген ачмый. Ә миңа оят түгел, мин сорыйм. Чөнки менә бу чирле балаларның, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең рәхмәт сүзләре миңа алтыннан да кыйммәтрәк. Кул селтисе килгән вакытлар да була, төрле җанга авыр сүзләр дә ишетәсең. Кайвакыт минем дә гап-гади хатын-кыз булып, дөнья мәшәкатьләре артыннан чапмый яшисем килә. Ләкин үлем тырнагыннан көчкә котылып калып, үз-үземә биргән сүземне үтәми булдыра алмыйм, – ди Ләйлә Карамова, хәйриячелек белән шөгыльләнә башлавына этәргеч биргән зур тормыш сынавына аерым тукталып.

«Өченче баламны тапкач, 3 ай комада яттым»

– Мин, өченче баламны тапкач, 3 ай комада яттым. Хәлем бик авыр булган. Тормыш иптәшемә: «Кызыңны балалар йортына бир, хатыныңа кабергә урын әзерлә», – дип тә әйткәннәр, хәтта. Тик ирем бирешмәгән, декрет рәсмиләштереп, кызыбызны үзе караган. Комадан чыкканда концлагерьлардагы тоткыннар кыяфәтендә идем, 15 кг авырлыкка калдым. Кулыма калак тоткач, кулым калтырап, калагым төшеп китә иде. Шул вакытта үз-үземә: «Исән калсам, гомерем буе авыру, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәр идем», – дип сүз бирдем һәм бүгенгәчә шуны үтәргә тырышам, – ди Ләйлә апа.

Ләйлә Карамова иң авыр вакытларында якыннары ярдәм итүен искә алды. «Алар ярдәме белән барысын да җиңеп чыктык. Ирем зур терәгем булды. Хәзер дә бик аңлашып гомер кичерәбез. Рәхмәт аңа. Ул «юк» дисә, шулай чыгып китеп, төннәр буе концертлар куеп йөри дә алмас идем, – ди ул.

Карамовлар 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Илнар, физик мөмкинлекләре чикле булуына карамастан, бик көчле рухлы егет. Эшли, физик мөмкинлекләре чикле булган спортчылар арасында уздырылган ярышларда җиңү арты җиңү яулый.

«Улым беркайчан да, мөмкинлекләрем чикләнгән дип, кул селтәмәде. Мин һәрвакыт әйтә киләм – инвалидларга үзләрен күрсәтергә ярдәм итәргә кирәк. Аралашып яшәгән, үзләрен кирәкле, җәмгыятькә файдалы итеп тойган очракта алар бөтенләй башка кешеләргә әвереләләр, – ди әңгәмәдәшем. – Рәзилә исемле төпчек кызыбызга 21 яшь инде. Лениногорск музыка көллиятен тәмамлады, хәзерге вакытта Әлмәттә сату өлкәсендә эшли. Уртанчы кызым «Бәкер» шифаханәсендә эшли, гаиләсе белән Лениногорскида яши, – дип, гаиләсе белән таныштыруын дәвам итә Ләйлә апа.

Фото: © Ләйлә Карамова архивыннан. Ләйлә апаның балалары

Ләйлә апа үзе дә Мөслим районы Яңа Карамалы авылында күп балалы гаиләдә туып-үскән.

Күп балалы гаиләләрдә бер-береңә ярдәм итешеп яшисең, башкаларга карата хөрмәт тәрбияләнә, дип саныйм мин. Безне дә әти-әни кешеләргә карата ихтирамлы булырга өйрәтте. «Җир йөзендә шундый итеп яшәгез, без теге дөньяга киткәч, салкын каберләрдә өшеп ятарлык булмасын. Изге гамәлләрдә булыгыз! Сезнең өчен сөенеп, горурланып ятарга язсын», – ди торганнар иде, – дип сөйли ул.

«Тамашачыларым – фәрештәләр кебек»

Ләйлә апаның инде балачактан җанына якын шөгыле бар – ул шигырьләр яза. Соңгы елларда шигырьләрен көйгә дә сала башлаган. Ул – бүгенге көндә 210 җыр авторы.

Безнең әткәебез нечкә күңелле, җыр-моң яратучы кеше иде. Ул ат белән урманга килеп кереп, «Кара урман» җырын җырлап җибәргәндә, агачтагы кошлар да, туктап, әткәй җырын тыңлыйлар иде сыман. Аның бу сәләте безгә дә күчкән. Абыем гармунда уйный, апам җырлый минем. Минем дә, шигырь язганда ук, көе башымда уйный башлый, – дип уртаклаша әңгәмәдәшем. – Мин бик уйчан кеше. Артык күп сөйләшмим, дусларым да күп түгел. Әлбәттә, дусларым булмау кешеләр белән начар мөнәсәбәттә яшим дигәнне аңлатмый. Кешеләр белән бик тыгыз, якын аралашам. Ләкин барысына да ачылып бетә алмыйм. Күңелемдәгенең барысын да төне буе шигырьгә салам. Мин аларны кәгазьгә язып та тормыйм, туры компьютерда җыям. Килә бара, интернетка куя барам, – ди ул.

Җырлары бик күп булса да, Ләйлә апа үзенең җырларын башка артистлар башкаруында кабул итә алмавын да әйтеп үтте.

Үземне нык оста башкаручы дип атый алмыйм. Ләкин күңел тойгыларым, хәсрәтләрем салынган җырларымны, нигәдер, башкаларга биреп җырлатасым килми. Шулай да, әле менә Ринат Рахматуллинга «Сау бул, аккошым» дигән җырымны бирдем. Чөнки бу – аның төркемендә биюче булып эшләгән, яшьли юл фаҗигасендә һәлак булган Алинә Идрисовага багышлап язган җырым.

Ә болай шигырьләр сорап яздыручылар күп. Мәктәпләргә, балалар бакчаларында чаралар үткәрү өчен бик теләп язып бирәм. «Нигә аларны туплап китап чыгармыйсың?» – дип әйтүчеләр дә бар. Хәзер кешедә китап кайгысы юктыр, дим, вакыты ул түгел.

Мин дан артыннан кумыйм. Чыгышлар ясап кайтканнан соң бик рәхәт була, тамашачыларым – фәрештәләр кебек, алардан миңа шифа иңә, – дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Ләйлә апа белән аралашкач, күңелемдә: «Ә без үз тормышыбыздан канәгатьме? Сау-сәламәт булуыбызның кыйммәтен аңлыйбызмы? Дөнья малы артыннан куып, йөрәкләребез каралмаганмы?» – дигән уйлар туды. Барыбызның да тормышында миһербанлылык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларга урын күбрәк булсын иде.

Элемтәгә керергә теләүче иганәчеләр өчен Ләйлә Карамованың телефон номеры: 8-939-363-41-35

Ләйлә Карамова шигыре:

Мин берәүне күрмим, ишетмимен,

Нигә миңа башка тормышы?

Булдыра алганча яши кеше –

Уңышлары һәм дә ялгышы!

Эреләнеп авыз ачмау түгел,

Күпләр аны шулай аңлыйлар.

Ышану югала бик күпләргә,

Адым саен сине алдыйлар!

Эшләгән эшеңне каралтып,

Гайбәт сөйли, күралмыйлар.

Кара елан булып яннарыңда

Чагу ягын сине карыйлар!

Чын дөреслек авыр күңелләргә,

Ялгызларын, тыныч башларын.

Мине көнләштерми, беләсезме,

Баеп киткәннәре ятларның!

Шатланамын гына – булдыралар,

Тырыш хезмәтләре җимеше.

Ничек кенә дип чәйнәсәләр дә,

Ул – һәркемнең, диям, үз эше!

Эшләгәнне күралмый күпләр,

Тәмле теллеләре якыннар.

Күңел тойгылар читкә сөйләп,

Упкыннарга төште шактыйлар!

Ярдәм итче, диеп дәшкәннәргә,

Соңгы икмәгемне бирәмен.

Бервакытта аяк чалмый алар –

Күзләренә карап беләмен.

Кайчагында кул селтисе килә:

Нигә кирәк, башка эшләсен.

Изге җан бул, диеп маңгаема

Язылыплар куйган күрәсең.

Гөнаһлары үзләренә булсын,

Киртәләрне атлап узамын.

Акыл өйрәткәннәр читләп узсын,

Һәрчак үзем булып каламын!

Мин-минлек юк, гади генә хатын,

Кул биргәнгә «саумы» диямен.

Ак күңелдән кара эзләгәнгә

Сыкраныплар тибә йөрәгем!

Их, катлаулы тормыш сукмаклары,

Ничек абынмыйча атларга!

Их, кайтасы иде ерактагы

Шаулап узган, бала чакларга!

Күпме гомерем бар, яшим әле,

Балаларым исән булсыннар.

Озак еллар әле янәшәмдә

«Әни» диеп дәшә алсыннар.

Барлык уйлар, шигырь юлларымда

Күңел җылылыгы аламын.

Хәерле иртә, милләттәшләр,

Саулык теләп сезгә каламын!

Гөлназ Хәбибуллина, Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев