Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Алсу Фазлыева: «Балаң сары туар, җитәр», – дигән кеше сүзе дә мине туктата алмады»

Алсу Фазлыева белән интервьюдан өзек.

— 12 ел элек мин Аязыбыз белән авырлы идем. Студент елларым, бишенче курста укыйм. Токсикоз булмады, рәхәтләнеп бар әйберне дә ашадым: җиләк-җимешен дә, яшелчәсен дә, итен дә, балыгын да. Аеруча кишергә исем китте. Шуны кетердәтеп ашыйсым килә иде. Авылда үскән кишерне ашап беткәч, бишәр-унышар кило итеп кибеттән алып кайта идек. Ул вакытта берара Азатларның апаларында яшәп алдык, көн-төн кишер кимерүемнән хәтта ояла башлаган идем. «Балаң сары туар, җитәр», – дигән кеше сүзе дә мине туктата алмады. Йөклелек чагында әйбәт ашагангамы, балам да зур авырлык белән туды, 4 килограммнан артык иде. Әле хәтерлим: бала тапкач, берничә сабыйны палатага алып килделәр дә. Шулар арасыннан Аязны шундук танып алдым: үзем кебек кара, маңгаен бозау ялаган (безнең якта шулай диләр).

Ильяс белән йөклелек чорым эшләп узды. 6нчы айга кадәр бәйрәмнәр алып бардым. Алты сәгать буе аяк өсте басып тору рәхәт түгел иде. Соңгы бәйрәмне алып баргач, өстемнән шундый зур йөк төшкән кебек булды…

Ильяс белән дә токсикоз булмады, бар әйберне дә рәхәтләнеп ашадым. «Бала тугач, аллергиясе булыр, теләсә-нәрсә ашап булмас», дип, үземне бөтенләй дә чикләми идем.

Ильяс җәй туды, туар алдыннан бик күп җиләк-җимеш ашап калган идем. Икенче улым белән балалар табу йортыннан чыккач та, карбыз ашап карадым. Һәм минем температурам 40ка кадәр күтәрелде! Әни орышты мине анда, янәсе, карбыз ярамаган, ник ашадың дип. Ә температура сәбәбе башка — бала тапканнан соң ялкынсыну киткән булган икән.

Токсикозның нәрсә икәнен мин Зифа белән белдем. Итле әйберне хәтта исни дә алмаган идем.

Минем хәлемне күреп, күпләр: «Кыз булачак!» – дип әйтте. Зифа белән йөкле чакта күпчелек җиләк-җимеш кенә ашадым.

Татар эстрада

Фото: соц. челтәрләрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев