Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Әлфия Авзалова: «Бәрәңгегә сузылганда, җизни суга иде»

Татар халкының моңлы сандугачы Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова «ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булган һәм алып баручы Лилия Кадыйрованың сорауларына җавап биргән.

– Гастрольләр арасында әниегез сезгә бик тәмле итеп ризыклар да пешерә торган булган икән?

– Беләсезме, дөресен әйтик. Шартлар булмаганда да тәмле итеп пешерергә ярата иде. Гастрольләрдә безнең кечкенә плитә бар иде. Пәрәмәч камыры куя. Ресторан яки ашханәгә барып фарш сорый. Безнең бар нәрсә бар – бер чемодан кирәк-яраклар. Иттарткыч кына булмады. Әни пәрәмәчләрне миңа гына түгел, барлык музыкантларга пешерде. Бер кечкенә табага 5 пәрәмәч сыя. Ул аларны зур итеп ясый иде.

Әни, ятим булгач, туганнарында яшәгән, җизнәсе бик саран булган. «Ашыйсым килә, бәләкәй генә бәрәңге алырга кулны сузганда, җизни кулыма суга иде», – дип сөйләде.

Шуннан әни бар әйберне зур итеп эшли башлый. Аның барлык камыр ризыклары зур иде. Ул аны кеше икенчесен алырга тарсынып утырмасын, бер белән тамагы туйсын, дип эшләгән. «Миңа эләкмәгән бәхет сезгә эләксен», – дип әйтә иде.

Интертат

Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев