Айрат Ильясов һәм Ләйсән Сөнәгатованың гаиләсендә күңелсез хәл булган
***
«Эссе» төркеменең элеккеге солисты, танылган алып баручы Айрат Ильясов хатыны, җырчы Ләйсән Сөнәгатова кече кызы Аделина белән хастаханәгә эләккән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Хәерле иртә! ДРКБ да менә шундый иртәнге аш. Менә шундый ботка, әмма җылы. Кичә Аделинага күңелле иде әле. Бүген инде көлке түгел. Ашарга, эчәргә ярамый. Елый», – дип сөйли Ләйсән Сөнәгатова.
Җырчы кызына ни булуы турында хәбәр итми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев