Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

Зур Җиңүнең озын хәтере (хат килде)

Безнең гаиләдә минем әти-әни һәм иремнекеләр ягыннан 13 кеше фронтка киткән, бишесе һәлак булган. Әти «За Отвагу», «За боевые заслуги», «За победу над Германией» медальләре белән бүләкләнгән. Алгы сызыкка сугыш-кирәк яраклары китер­гәндә сул аягы яралана. Сугыштан кайткач, аның бик тә чатанлаганын һәм йокларга ятар алдыннан аягына нидер сөрткәнен хәтерлим. Бервакыт ярасы шеште, үлекләде һәм әти...

Немецтан «бүләк»

...Безнең гаиләдә минем әти-әни һәм иремнекеләр ягыннан 13 кеше фронтка киткән, бишесе һәлак булган.
Әти «За Отвагу», «За боевые заслуги», «За победу над Германией» медальләре белән бүләкләнгән. Алгы сызыкка сугыш-кирәк яраклары китер­гәндә сул аягы яралана. Сугыштан кайткач, аның бик тә чатанлаганын һәм йокларга ятар алдыннан аягына нидер сөрткәнен хәтерлим. Бервакыт ярасы шеште, үлекләде һәм әти урынга калды. Әни аның ярасына әче сабын ышкып, сарык йоны бәйләде. Әти әнигә акланган кебек: «Ике ярчыкны алдылар, ә монысы бик тирәндә», – диде. Яра «өлгергәч», әти пычакның очын мичтә кыздырды, көмешкәгә тыгып алды да, шешен тиште. Бераз маташканнан соң ярчыгын алды да: «Менә хәзер немецтан бер бүләк тә калмады инде», – диде. Икенче ярасы уң як үпкәсендә иде, пуля аркылы тишеп чыккан булган

Иң мөһиме – баш белән куллар исән

...Әти сугышка киткән колхоз бөлгенлеккә төшкән – фронттан ирләр бик аз кайткан, техника булмаган, барысын да хатын-кызлар тарткан. Авыл халкы кайсы кая китә башлаган. Әти белән әни күрше совхозга күченгән. Күпләрне хөкем иткәннәр, әтигә, фронтовик булгач, кагылмаганнар. Пенсия бирмәделәр – колхоз стажы исәпкә алынмаган, ә аннан соң елларын җыеп өлгермәгән.

Әти тыныч холыклы, басынкы кеше иде, паникага бирелмәгән. Әнигә: «Елама, мин исән чакта, ачтан үлмәбез, яшәрбез. Иң мөһиме, куллар һәм баш исән. Ә колхоздан хезмәт кенәгәсе бирмәүләре, совхозга алмау­лары алар намусында. Мин аларга нәрсәгә сәләтле­гемне күрсәтәм әле», – дигән. Совхоз таркала башлаган, пило­материаллар кирәк булган. 1947 елда армиядән абый кайткан һәм алар әти белән ферма өчен кулдан урман кисеп, такталар, борыслар ярган, кисмәкләр, чаннар ясаган. Әни шуннан соң елмая башлады. Тукымалар сатып алып, күлмәкләр тек­терде. Кибет ипие ашый башладык, бакчада кыш чыккан өшегән бәрәңгедән пешерелгән коймаклар турында оныттык.

Җылы сүз белән искә алсыннар

Әтинең хезмәтенә сорау зур булды, якын-тирә авыллардан да киләләр иде. Аның яшькелт коңгырт күзләрендә кешеләргә карата һәрвакыт җылылык сирпелде, гозерен тыңламыйча беркемне дә кире борып җибәрмәде, бигрәк тә тол хатыннарга ярдәм итте. Бервакыт, кайсыдыр авылга бер атнага мич салырга китте. Барлык эшләгән акчасына ярмалар, шикәр һәм башка азык-төлек, кирәк-яраклар алган. Капчыкка тутырып, кайтыр юлга чыккан. Арыган. Руслар белән татарлар катнаш зур авыл кибете артына ял итәргә утырган һәм үзе дә сизмәстән йоклап киткән. Дуңгызлар чиелдашкан тавышка уянган. Ә тегеләре капчыгын ертып, эчендәге әйберләрен рәхәтләнеп ашаган. Ул чакларда терлекләр урамда иркендә йөри иде.

Әти өйгә бик кәефсез кайтты. «Әй, карчык, күңелсезлек килеп чыкты, – ди. – Син борчылма, төнлә эшлим, иртән кирәк әйберләрне алырсың. Иң мөһиме – эш коралларым исән!» Төнлә ике кисмәк җыеп, иртән заказ бирүчегә алып китте. Кайтты, үзе елмая: «Акча алырга жәлләдем – балаларын ашатсын һәм мине җылы сүз белән искә алсын», – ди. Менә шундый иде минем әти, беркайчан да кешеләрне сүз белән дә, эш белән дә җәберләмәде. Сүгенгәнен дә белмим мин аның. Ачуы килгән кешегә бары тик: «яңгыр астында калып чылан» һәм «чебен-черки ашасын сине» кебек кызык сүзләр генә әйтә иде.

Мария Втюрина хатирәләре Гөлнара Вәлиева тәрҗемәсендә (АиФ-Юг)

(Кыскартып бирелде)

Язманы тулаем газетабызның №17 (30 апрель, 2025 ел) санында 9нчы полосада укырга мөмкин.

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев