Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

Зур дата якынлашканда хатирәләр яңара: Блокадачы Шәүкәт Гыйззәтуллин өчен 2025 – юбилейлар елы

Гыйнвар ахырында Ленинград шәһәренең камалыштан чыккан көне билгеләнде. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр – 872 көнгә камалышта кала. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар, хәтта, дөнья тарихында юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Иң кыены – аларны азык-төлек белән тәэмин итү була. Кайгы һәр гаиләгә килә. Әти-әнилә­ренең күз алдында балалары үлә. Сабыйлар ятим кала. Кайбер гаиләләр тулысы белән үлеп бетә. Яшел Үзәндә яшәүче Шәүкәт абый Гыйззәтуллин әлеге коточкыч камалыш мәхшәрен узган һәм биш баладан берүзе генә исән калган кешеләрнең берсе.

Ул вакытта аңа нибары 5 яшь була. Аны бөтен нечкәлеге белән хәтерләмәсә дә, гомерлек йөрәк ярасы бу көнгә кадәр саклана.
Олы Ачасырда яшәгән Гыйззәтуллиннар гаиләсе һәм Акъегет авылыннан тагын бер гаилә, Финляндия сугышыннан соң, Ленинград өлкәсендәге Всеволожск шәһәренә вербовка буенча җибәрелә. Сугыш башлану белән Шәүкәт абыйның әтисе – Зиннәтулланы сугышка алалар. Ә әнисе чит җирләрдә берсеннән берсе кечкенә биш бала белән утырып кала. Күрелмәгән ачы ачлык нәтиҗәсендә дүрт баланы Ленинград туфрагында җирләргә туры килә. Шулар арасыннан, шулай ук ачлыктан шешенгән Шәүкәт абый берүзе ничек исән калгандыр, монысы шаккаткыч чынбарлык. Ул алар арасында уртанчысы була. Зур кыенлык белән булса да аларны, фашистлар уты астында камалыштан чыгарып, башта Краснодарга җибәрәләр. Аннан соң көч-хәл белән туган яклары – Олы Ачасырга.

Быел блокадачы, хезмәт ветераны Шәүкәт Гыйззәтуллин 90 яшен тутыра. Ул һәрчак үзенең аек акылы, актив, хәрәкәтчән, «заядлый» бакчачы булуы белән аерылып тора. Ике бакчасы бар: берсе – Шырданда, икенчесе – Гәрдә. Иртә яздан кара көзгә кадәр ул җирдә казына, җиләк-җимеш, яшелчә үстерә. Һәр көнне иртән-иртүк торып, зур рюкзагын асып бакчасына ашыга. Ул үзенең тәмле кыяр-помидорлары белән безне дә, танышларын да сыйламый калмый. Шәүкәт абый редакция урнашкан йортта яшәгәнгә күрә, безнең белән гел элемтәдә тора. Менә соңгысында ул Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьевның Ленинград блокадасының тәмамланган көне белән котлаган Рәхмәт хатын, кош тоткандай, күрсәтергә алып кергән иде. Зур тарихка кереп калган вакыйга ветеранның тормышында зур эз калдырган. Шулай булгач, ул бу көннәрне күз яшьләрсез искә төшерә дә алмый. Бөек Ватан сугышы аны әтисез дә, туганнарсыз да калдырган. Әгәр алар исән булса, Шәүкәт абыйның язмышы да бәлки башкача булыр иде. Әмма ул зарланып утыра торган кеше түгел. Барысына да үз көче белән ирешә торганнардан. Яшәү дәртенең серен дә ул эшләүдә һәм даими хәрәкәттә булуда күрә.

Язманың дәвамын газетаның №5 (7февраль, 2025 ел) санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев