«Ул безгә пленда күргән коточкыч хәлләрне сөйләде» (Бөек Ватан сугышы елларыннан истәлекләр)
Ул ниндидер алачыкта яши һәм бик тә моңсу иде, хәтта безнең килү дә аны артык шатландырмады. Аннары әкренләп сөйләшеп киттек һәм безгә пленда күргән коточкыч хәлләрне сөйләде. Соңыннан безгә: «Күрәм, Ватан сезне бүләкләгән һәм сезгә карата үз баласыдай мөнәсәбәттә. Ә миңа үги анадай карый...
«...Нигә кешеләр пленга эләгүдән курыкты һәм ахыргача сугышырга, хәтта үзен үтерергә дә әзер иде? Чөнки әсирлек – хурлык, шуның өстенә, хурлыктан тыш, якыннарны репрессияләргә мөмкиннәр – бу да саллы фактор булып торды. Патриотизм, җиңүгә ышаныч, романтика – болар барысы да яхшы, әлбәттә һәм чынлыкта бу шулай иде дә. Без Ватаныбызны саклау өчен үләргә әзер идек, ләкин курку факторын да исәптән чыгарырга ярамый».
«...Пленга эләккән безнекеләргә карата, ул чакта да, хәзер дә, һәр очракны аерым тикшерергә кирәк иде дип саныйм. Ничек эләккән ул әсирлеккә, нинди шартларда, пленда үзен ничек тотканлыгын ачыкларга. Әсирлек аша үткән классташым бар иде һәм аның аяныч вакыйгасы мисалында, безнең әсирләргә карата бөтен гаделсез гомуми мөнәсәбәтне күрдем. Аның исеме Әнвәр, фамилиясе Нигъмәтуллин, сугышка кадәр политехник институт студенты иде, әмма сугыш башында аны армиягә алдылар һәм ул фронтка эләкте, 1941 елның җәендә үк корсагы яраланып, әсирлеккә төшкән. Мин Ярослав госпиталеннән өйгә кайткач, дустым белән аларга кунакка бардык, бик авыр очрашу булды…
Ул ниндидер алачыкта яши һәм бик тә моңсу иде, хәтта безнең килү дә аны артык шатландырмады. Аннары әкренләп сөйләшеп киттек һәм безгә пленда күргән коточкыч хәлләрне сөйләде. Соңыннан безгә: «Күрәм, Ватан сезне бүләкләгән һәм сезгә карата үз баласыдай мөнәсәбәттә. Ә миңа үги анадай карый... Беләсезме, мин атна саен дәүләт иминлеге министрлыгына барып билгеләнәм? Һәм минем әсирлектә чахотка эләктерүем, көчкә яшәвемдә аларның эше юк... Сез бит мине беләсез, нинди хыянәтче инде мин? Аннан, мин бит ике тапкыр качарга маташтым һәм моны дәлилләүче кешеләр бар, әмма, юк... Андагыларның бернәрсә ачыклап торасылары да килми...»
Ул, боларны сөйләгәндә, чак еламады... Бу күңелсез очрашу минем күңелдә бик авыр юшкын калдырды... Озак та үтми, аның үлүен ишеттем...»
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев