«Сине сагынып күзләр яшьләнә»
Син – минем өчен мең кат Герой. Ни өченме? Син 1919 елда туган егет, 1939 елның көзендә армиягә алынгансың. Ул чагында өеңнән, туганнарың яныннан озын-озак 7 елга чыгып китәм, дип, башыңа да килмәгәндер. Шулай озакка тоткарлануның сәбәбе – Бөек Ватан сугышы башлану. Гади авыл егете Монголиягә, һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләренә эләккәнсең...
«Яшел Үзән» газетасы юбилее уңаеннан оештырган бәйгенең «Ул минем өчен Герой» номинациясендә катнашып, мин дә хат-хикәямне сөекле әтиебез Нуретдин Гайнетдин улы Гайнетдиновка багышларга булдым.
Әссәламәгаләйкүм, газиз әтием. Исән чагыңда фамилияң, исемеңнең нинди мәгънә аңлатканлыгын да үзеңә әйтә белмәгәнмен. Гайнетдин – диннең күзе, Нуретдин – диннең нуры. Синең сеңелләреңә дә бик матур исемнәр кушылган иде. Димәк, без бер мәртәбә дә күрмәгән, без туганчы күптән үлеп беткән әби-бабайларыбыз дини кешеләр булган. Аллаһ Тәгалә аларның исән чакта кылган догалары бәрабәренә сине дәһшәтле Бөек Ватан сугышында исән калдыргандыр…
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын да бәйрәм иттек. Син дә бит бу зур Җиңүгә үзеңнән өлеш керткән кеше. Син – минем өчен Герой! Яраткан, газиз әтием, синең белән гомер буе горурланам, барлык нәселебез белән горурланабыз. Сагынып, үзәкләрем өзелеп, бүген сиңа хат язам. Әтием, бәгырем, быел вафат булуыңның 13нче елы үтеп бара, ә син һаман безнең белән янәшә кебек, йөрәгебез түрләрендә. Синең портретың өстәлемдә, аңа бүлмәгә кергән саен күз салам, синең белән киңәшләшәм, синең һәр әйткән сүзең искә төшә, эшләгән эшләрең күз алдына килә. Безгә – бала-оныкларыңа, яраткан әниебез Миңсылуга карата яхшы, искиткеч мөнәсәбәтең, җылы карашың, ярдәмчеллегең, юмартлыгың, авырлыкларга бирешмәвең күз алдыма килә... Сине сагынып күзләр яшьләнә. Син үлгәч, җырчы Дамир Фәйсханов белән «Әти» дигән үзәк өзгеч җыр тудырдык…
Син 50ләп йорты булган Арча районындагы Каенсар авылында тугансың. Ятимлек ачысын иртә кичергәнсең. «Әнием озак яшәмәде, аңа күп рәхәт күрсәтеп булмады», – дигән сүзләрең онытылмый. Эш-хезмәттән бушамадыгыз, безне иркәләп утырмадыгыз, биш кызыгызны, сез исән вакытта күреп калган 9 оныгыгызны, 3 оныкчыгыгызны да үзегезнең үрнәк эшләрегез, тормыш тәҗрибәгезгә таянып тәрбияләдегез…
Без үскәндә, әтием, малаең булмагач, синең белән бергә пила белән утын да кистек, «уфалла» да тарттык, көтү дә көттек, 20 сутыйлы бакчаны көрәк белән дә казыдык, печән дә, борчак та чаптык, базга кар да салдык, тирес тә түктек...
Әтием, кадерлем, күңелегез булсын, дип, эшне сез кушканчы ук башкара идек. Элек мәктәп җыелышында яхшы укыган укучыларның әти-әнисен президиумда утырту гадәте бар иде. Сез, әтием, әнием түрдә утырсын өчен, тырышып укыдык, тормышта үзебез яраткан һөнәрләр үзләштереп, сезнең кебек намуслы, гадел булып хезмәт иттек, акыллы балалар үстердек, әлхәмдулилЛәәх…
Әтием, әнием белән икегез, без бишәү булсак та, авырсынмыйча үстергәнегез өчен сезгә гомер буе рәхмәт әйтәм. Иң матур киемнәр кидердегез, иң тәмле ризыклар безнең өстәлдә булды. 4-5 яшьләрдә күрше абыйларга кергәч, миңа мичтә пешкән ипи биргәннәр, рәхмәт әйтеп алганмын, тик «сезнеке – ипи, безнеке – күмәч», – дип, юкка гына әйтмәгәнмен. Бу минем сезне зурлау булган... Күрше абый бу сүзләрне әйтеп, мин балигълык яшенә җиткәнче үртәде үземне. Бала булсам да, әти-әни хезмәтенә бәя биргәнмен, тырышлыкларыгызны күргәнмен, дип уйлыйм.
Әти, җаныем, сез укуыбызны да бик кайгырттыгыз. Татар телендә күп газета-журналлар алдырдыгыз. Башлангычта укыганда, төсле китаплар алып кайтуыңны да хәтерлим. Укытучыларны хөрмәт итәргә, яхшы укырга, тырыш булырга кирәклекне мәктәпкә кергән елны ук төшендердегез. Мин беренче көнне кайткач ук: «Нәсимә апа кебек укытучы булам», – дигәнмен. Шөкер, 35 ел мәктәптә яратып эшләдем, 8 ел инде дини белем бирәм.
Сезнең ярдәм белән педучилище, элек бердәнбер булган Ленин исемендәге университетны тәмамладым. Сез үлгәннән соң, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен бик яхшы билгеләренә генә укып бетердем. Быел, әтием, юбилейлар елы әле минем. Кияүгә чыгып, ирем белән акыллы, тәрбияле балалар үстерүебезгә 45 ел булды. Педучилище тәмамлаганга майда 50 ел була…
Газиз әтием, син дә безнең белән бергә укыдың: Казанга барып, китап кибетләреннән миңа кирәкле китаплар эзләп йөргәнеңне һич онытмыйм, зур рәхмәт сиңа, минем өчен син тормышта да Герой. Мин квартирада торганда, ач йөрмәсен, дип, машина яллап, он, бәрәңге, пешкән итләр китерүче дә син идең.
Син чын әти! Без сиңа бөтен яхшылыгыңны тулысы белән кайтара алмадык, кичер безне, әтием. Шөкер, йөзеңә кызыллык китермәдек: нинди генә вакытлар булса да, тырышлык куеп яшәдек, хезмәт иттек, сабыр, түземле булдык. Сине кайсы гына яктан алсаң да, мактарлык кына. Кешелекле, туган, күрше хакын хаклаучы да, бөтен күршедәге тол әбиләргә булышучы да, безне ярдәмчел итеп үстерүче дә. Синең турыда аерым китап язарлык, кадерле әтием. Күп мактаулар яудырырлык!
Син – минем өчен мең кат Герой. Ни өченме? Син 1919 елда туган егет, 1939 елның көзендә армиягә алынгансың. Ул чагында өеңнән, туганнарың яныннан озын-озак 7 елга чыгып китәм, дип, башыңа да килмәгәндер. Шулай озакка тоткарлануның сәбәбе – Бөек Ватан сугышы башлану. Гади авыл егете Монголиягә, һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләренә эләккәнсең. 1943 елның августына кадәр син хезмәт иткән зенит артиллериясе дивизионы Ерак Көнчыгышта тора, чөнки Япониядә яшерен басып алу нияте барлыкка килү ихтималы була. Кыен чорда синең дивизияң Көнбатышка – Украинага җибәрелә. Орудие төзәүчесе (наводчик) буларак, син даими дошман самолётлары һөҗүмен кире кайтарып торгансың! Бигрәк тә төннәр киеренке булган! (Ачык һавалы музейда мин ул коралны күрдем, әтием. Бик гади корал, ышыкланыр урыны юк.
Ярый сине Аллаһым үлемнән саклаган).
Сөмбелә Абдуллина. Бишнә
Фото: авторның шәхси архивыннан
(Кыскартып бирелде)
Язманы тулаем газетабызның №20 (23 май, 2025 ел) санында 3нче полосада укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев