«Син үлек исе сизмисеңме?» (Бөек Ватан сугышы елларыннан истәлекләр)
Бу хәл Курск дугасыннан соң булды. Авыр бәрелешләр узды һәм без, тукталмыйча да диярлек, алга таба хәрәкәтләндек. Бер урында бик күп үле немецлар яныннан узарга туры килде һәм...
Хөрмәтле райондашлар, сездән Бөек Ватан сугышы елларына бәйле хатирәләр белән тулы хатларны шундый көткән идек, әмма, күрәсең, берегездә дә сугышта катнашкан әти-бабайларыгыз, тылда Җиңү өчен тырышып эшләгән әни-әбиләрегез сөйләгән истәлекләр юк…
Әмма, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә, газетабызның бу битенә нәкъ тә менә шундый язмалар урнаштырасы килә. Шуңа, райондашларыбызныкы булмагач, ватандашларыбыз хатирәләрен бастырырга булдык. Чөнки, фронтта булганнарның башларыннан кичкән вакыйгалар бер-берсеннән әллә ни аерылмый торгандыр, төрле хәлләр булган. Бер абзац – бер тарих...
«...Безнең 3нче танк полкында парторгмы, полк агитаторымы булып эшләүче капитан-политрук бар иде, ул үзенең батырлыгы һәм фидакарьлеге белән мине комиссарлар турындагы фикеремне тамырдан үзгәртергә мәҗбүр итте. Бу капитанга бәрелешләрдә катнашмаска да мөмкин, чөнки ул нинди дә булса экипаж составына кертелмәгән иде, ләкин үзе, шәхси инициативасы белән, «шерман»га алтынчы булып кереп утыра, әйтеп бетергесез кысанлыкта өчкә бөкләнеп, безгә сугышта берничек тә ярдәм итә алмый, ләкин политрукның безнең белән үлемгә баруы бездә ихлас хөрмәт уятты».
«...Минем солдатларга һәрвакыт сапоги бирелә иде, әмма бер вакыт кинәт чолгаулы ботинкалар бирделәр һәм егетләр: «Без пехота түгел, ботинкадан йөрмәячәкбез», – дип баш күтәрде. Бу хәл Курск дугасыннан соң булды. Авыр бәрелешләр узды һәм без, тукталмыйча да диярлек, алга таба хәрәкәтләндек. Бер урында бик күп үле немецлар яныннан узарга туры килде һәм минем солдатлар үзләре өчен аларның сапогиларын салдырып алды. Аннары мин мондый хурлыктан кая олагырга белмәдем. Мәсәлән, бервакыт без поход колоннасы белән бара идек, мине таныш офицерларның берсе куып җитте һәм: «Син үлек исе сизмисеңме?» – ди. «Юк кебек», – дим. «Ә беләсеңме, мин синең батареяң яныннан узам һәм шунда ук сизәм, ул ис немец сапогиларыннан килә кебек», – ди.
Ә болай гомумән без немец сапогиларын алмый идек, чөнки безнең бөтен солдатларда диярлек биек аяк табаны, ә немецларда нигәдер барлык аяк киемнәре тәбәнәк табаннарга исәпләнгән. Шуңа күрә алар безгә бик җайсыз иде. Сталинград астында немец аэродромын кулга төшергәч, складта бик шәп хром сапогилар запасына тап булдык. Әллә ничәне, хәтта бер үлчәмгә зурракларны да киеп карадым, әмма ник берсе ярасын. Киюен киергә була, әмма аяк битен бик каты кыса һәм йөреп булмый».
«Я помню» фонды сайтыннан Гөлнара Вәлиева тәрҗемәсендә
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев