«Җитәкчеләрнең юләрлеге аркасында кешеләрне югалттык» (Бөек Ватан сугышы елларыннан истәлекләр)
Фронтта булганнарның башларыннан кичкән вакыйгалар бер-берсеннән әллә ни аерылмый торгандыр, төрле хәлләр булган. Бер абзац – бер тарих...
«...Приказны яктыргач бирделәр һәм без инде күренеп тора идек. Чигенгәндә беребезне үтерделәр, өчебез яраланды. Җитәкчеләрнең юләрлеге аркасында кешеләрне югалттык. Әмма болай сирәк була иде. Шуңа да мин разведканы яраттым, чөнки анда, синең өчен исерек абзый түгел, үзең уйлыйсың».
«...Немецлар белән әйткәләшә идек. Менә шундый нәрсә күрергә була иде: Валентин Буц брустверга (пулялардан саклану өчен ясалган калкулык) менә дә, пулемет янына утырып махорка төрә һәм немец пулеметчысы белән сөйләшә! Мин аңа: «Буц, хәзер үк траншеяга төшкән бул! Хәзер атып төшерәләр бит!» – дим. Ә ул: «Бар да тәртиптә, командир, мин монда бер немец белән таныштым», – дип, кулларын рупор кебек итеп куя да «Карл! Карл!» дип кычкыра. Немецлар ягыннан: «Момент, нихт шпрехен! Фельдфебель комт!» – дигәннәре ишетелә. Болай да була иде: Валентин дошман ягына пулеметтан ата, тегеннән аңа да ут белән җавап бирәләр, әмма аңа әлеге пулеметлар диалогы буш, патроннарны кирәкмәгәнгә әрәм итү булып тоела. Валентин немецларга: «Әй! Фриц! Ни пычагыма атасың!?» – дип кычкыра. Теге яктан: «Мин Фриц түгел, мин Карл!» – дигән җавап килә. «Әйдә атышмыйбыз!» – дип тәкъдим итә Валентин. «Гут!» – дип килешә Карл. Әмма сугыш сугыш бит инде. Мин Буцны читкә эттем дә (син монда тагын дуслашып утыр, дигән ишарә белән), немец позициясенә пулеметтан сиптердем. Үз ягыннан Карл кычкыра: «Нит гут! Мы же договаривались!»
«Я помню» фонды сайтыннан Гөлнара Вәлиева тәрҗемәсендә
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев