Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

Газиз җирнең изге туфрагы! Акъегет авылыннан 288 кеше сугышка киткән

Әй, газиз җирнең изге туфрагы, синең җылы куеныңа сыенып еллар авазын тыңлап булса икән ул! Нинди серләр саклыйсың икән син? Беләсе иде шуны. Тамырларыбыз кая барып тоташкан, гомер агышында кемнәр югалып калган икән?

Тарих ул – аерым кешеләрнең, ягъни әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез язмышы. Бу исемлектә син дә, мин дә, безнең балаларыбыз да бар, һәрберсе кадерле. Авылны саклаучы, аны яшәтүче, аны яратучы кешеләр турында горурланып, күңелемдә яшәгән яшьлек хыялларымны яктыртырга уйладым.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәбез. Җиңү көне... 20нче гасырның иң олы фаҗигасе, 28 миллионнан артык корбан, җимерелгән кала-авыллар, дөньясы пыр туздырылганнарның ачы күз яшьләре ул! Сугыш газабы куптарган бәла-каза ераклашса да, йөрәкләргә, тәннәргә уелган яралар төзәлми. Күпме ир-атлар җилдә җилфердәгән буш җиңнәре, гарипләнгән абыйларның сыкрану авазы, гомерендә бер тапкыр да «әти-әни» дип әйтә алмаган ятимнәрнең бетмәс газабы да ул – Җиңү көне!

80 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы онытылмый. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Бөек Ватан сугышы ветераннары да районыбызда бармак белән генә санарлык калды. Сугыш башланыр алдыннан һәм сугыштан соң туган балалар күпмесе әтисез, күпме ана баласыз һәм хатыннар тол калды. Язмыш биргән барлык авырлыклар, сынаулар, кайгы-хәсрәт апа-абыйларның күңелләрендә яшәвен дәвам итә. Тарихтагы кайгылы көннәрне, тормышны яхшырту өчен хәленнән килгәнне, хәтта килмәгәнне эшләгән өлкән буынның хезмәтен бәяләп бетермәдек шикелле…

Безнең Акъегет авылыннан 288 кеше сугышка киткән, 183 кеше һәлак була. Араларында хәбәрсез югалганнар бар...
Авылга яраланып һәм аякларын югалтып кайтучылар күп иде. Безнең урамнан Мөбарәкша абый, Гаязиев Әкмәл абыйның бер кулы гарипләнгән, Гыйләҗетдин һәм Тәфкил абыйларның күп җәрәхәтләре бар иде, озак дәваланудан соң аякка бастылар. Язмамның тагын бер герое – Шәйхәттәр абый да бар. Ул да өенә култык таягы белән кайткан. Мин эшкә кайткан чорда ул аягын бәйләтергә медпунктка йөрде. Шәйхәттәр абыйга аягын кисәргә кушканнар, ризалыгын бирмәгән. «Үземнән калдырмадым әле», – дип мәзәкләп тә ала иде. Өеңдә генә бәйлим аягыңны дисәм дә, урамнардан әйләнеп, кешеләр күреп кайтам, алар белән аралашкач, үземне бәхетле итеп саныйм, дигәнен хәтерлим. Ләкин 1979 елда, сугыш яраларына түзә алмыйча, бу дөньядан китеп тә барды.

Сугыш михнәтләрен үз җилкәсендә кичергән барлык сугыш ветераннары –безнең геройларыбыз. Алар гаилә корды һәм илебезгә лаеклы кызлар, уллар үстерде. Язмамны кыскартып, шулай гына тәмамласам дөрес булмас иде. Мин бүген нәрсәгәдер ирешкәнмен икән, әти-әнигә бик рәхмәтле. Алар безгә тормыш кына бүләк итмәде, эшкә намус белән карарга, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларында тәрбияләде. Безнең әти сугыш башланганда Чита шәһәрендә хезмәт иткән. Сугышның авыр еллары әти кебек 18-20 яшьлек егетләр җилкәсенә төшә.

Артиллерист әтием 3 тапкыр яралана, пуля ботыннан аркылы чыга. Зыян күргән бот сөяген торгызу өчен госпитальләрдә ятарга туры килә. Култык таяклары белән йөрергә өйрәнә. Сугыштан соң әти белән әни бергә тормыш корып җибәрә. Икесе дә тракторда эшли. Сугыш вакытында кыска вакытлы курслар оештырылган булган. Әни белән Бакырчы авылында яшәүче, кыз фамилиясен хәтерләмим, Салихова Әминә апа белән укып кайталар һәм тракторда эшлиләр. Әни сугыш башланганчы Казан шәһәрендә медицина училищесында укыган була.

Сугыш башлангач, әнисе укырга җибәрми. Әтисен һәм ике абыйсын сугышка алган булалар. Кайчан бетәсен беркем белми. Аны да сугышка алырлар, дип курка. Тормышлары җиңел булмый, чөнки әнидән соң 5 малай бар, аларны аякка бастырырга кирәк булганга күрә, тракторга укырга барадыр, мөгаен. Малайлар арасында үскәнгәме, ул бик тырыш, таләпчән, белмәгән эше юк иде. Ике абыйны шәһәргә озатканда 2 куртканы (телогрейка) үзе тегеп җибәрде. Әти белән кыш аенда итек тә бастылар, кортлар да үрчеттеләр, хайваннар да асрадылар, каз да бастырдылар. Тимер кровать астында утырган казлар, аякны күп тешләде инде.

(Кыскартып бирелде)

Язманы тулаем газетабызның №18 (7 май, 2025 ел) санында 3нче полосада укырга мөмкин.

Рәмзия Нотфуллина.
Акъегет

Фото: Рәшидә Борханова шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев