Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

Ерак Көнчыгышны апокалипсистан коткаручылар

12 мең солдатның гомерен өзгән 23 көнлек сугыш.

Фото: ясалма интеллект

Бөек Ватан сугышы темасын дәвам итеп, якташларыбызның батырлыгы турында язмаларны бирәбез. Шундыйларның берсе – 1918 елда Зеленодольск районының Норлат авылында туган Хәбир Гыйният улы Шәрипов. Аның туганнарын газета аша белешүне сорап, безгә Яшел Үзән эзтабары Рәхимулла Гарифуллин мөрәҗәгать итә. Исегезгә төшерәбез, Рәхимулла абый Зеленодольск шәһәре һәм районыннан Бөек Ватан сугышына китеп, төрле батырлыклар кылучыларны эзләнүләреннән туктамый. 

Хәбир Шәрипов сугышка Архангельск өлкәсеннән алына, танкларга каршы 15нче гвардия артиллерия бригадасының гвардия страшинасы була. Кызыл Йолдыз ордены кавалеры.

80 ел элек, 1945 елның 9 августыннан 2 сентябренә кадәр, Монголия һәм Кытай җирләрендә, Маньчжурия операциясе барышында, Совет гаскәрләре Япониянең Квантун армиясен тар-мар итә. Бу күрше илләрне оккупациядән һәм геноцидтан азат итү генә булмый. 10 ел эчендә самурайлар 16 миллион тыныч халыкны һәм 4 миллион Кытай солдатын һәм офицерын юк иткән.

Әмма барыннан да элек бу Ерак Көнчыгыштагы җиңү безнең халыкны биологик сугыш апокалипсисыннан коткарып калган. Азат ителгән территориядә безнең солдатлар тапканнардан расланганча, японнар бик куркыныч массакүләм зарарлану коралы җитештерү буенча лаборатория булдырган.

1949 елның декабрендә Япония хәрби җинаятьчеләре өстеннән Хабаровскидагы суд процессы документлары буенча, Кытайның Харбин шәһәре районындагы «731нче отряд» лабораториясендә генә дә Себер түләмәсе, сапа һәм «красная ржавчина» бактерияләрен җитештерү куәтләре барлыгы ачыкланган. Бу бактерияләрнең запасы, алар таралган очракта, Кытайда һәм Монголиядә генә түгел, ә безнең Ерак Көнчыгыштан алып Уралга кадәрге территориядә барлык тереклекне юк итәрлек булган.

Бу апокалипсисны булдырмый калу өчен, Совет гаскәрләренә корбаннар белән түләргә туры килгән. Квантун армиясе белән 23 көн барган каты сугышларда безнең гаскәрләр 12 031 солдатын һәм офицерын югалткан. 24 425 кеше яраланган. Барлыгы – Совет Армиясенең 36 456 сугышчысы.

Мәгълүматларга караганда, Ерак Көнчыгышны, Кытай һәм Монголия халык республикаларын япон оккупантларыннан азат итү өчен барган сугышларда Татарстаннан гына да 700гә якын кеше һәлак булган. Шул исәптән Хәбир Шәрипов та. Ул шушы хәлиткеч бәрелешләрдә, 1945 елның 16 августында Кытайдагы Мулин шәһәрендә япон оккупантлары белән каты бәрелешләрдә батырларча һәлак була. Һәм ул шунда җирләнә дә.

Күргәнебезчә, Совет солдаты үз илен генә түгел, ә күршеләрен дә бәла-казада калдырмаган, Ерак Көнчыгышны да коткарган. Үз гомерләре бәрабәренә булса да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев