Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

«Дәү әнинең бөтен теләге әтинең сугыштан исән-сау кайтуын күрү булган» (редакциягә килгән хат)

Сугышта төрле хәлләр булган. Әти сөйләгәннәрнең кайсыберләрен әни безгә сөйләгән иде. Бу хәл кайсы өлкәдә булгандыр, анысын белмим, әмма аңа охшаш хәлне кинолардан гына күргәнем булды. Берсендә, алар фашистлар тереләй сарайда яндырырга җыенган кешеләрне...

Мин үземнең дәү әтием Мөхәммәтвәлине хәтерләмим. Чөнки ул 1950 елда, мин тугач та, 76 яшендә гүр иясе булган. Ә дәү әни 1945 елда, әти сугыштан кайткач, үлгән.

Сугыш башлану белән авылның сау-сәламәт ир-егетләрен сугышка алу белән бөтен колхоз эшләре армиягә яраксыз булган ирләр, хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм балалар җилкәсенә төшкән. Күп атларны сугышка алганнар. Дәү әти олы яшьтә булуына карамастан, кулыннан килгәнчә колхоз эшендә катнашкан. Үзенең шәхси сыеры белән җир эшкәрткән. Җир тырмалаганда сыер артыннан куу өчен бала-чагаларны кулланырга туры килгән, чөнки эшче куллар җитешмәгән. Зурракларын ФЗУга җибәрә торган булганнар.

Дәү әти турында миңа Заһидуллин Шәйхулла һәм Насыйбуллин Юныс абыйларның сөйләгәннәрен генә язып үтәргә булдым. Инде алар да күптән гүр ияләре. 11-12 генә яшьтә булуларына карамастан, аларны да колхоз эшенә җәлеп иткәннәр, тырма тарткан сыерны куып йөрергә тиеш булганнар. Үзләре ярым ач, ярым ялангач балалар шулай фронтка булышкан.

Дәү әти үзенең тир белән катып беткән түбәтәенә сыерын савып, аларны сыйлый торган булган. Озак еллар үткәннән соң да, ул мескен сыер сөтенең тәмен җылылык, дәү әтине рәхмәт хисе белән искә алып, миңа аерым-аерым сөйләгәннәре булды. Алар икесе дә ятим булганнар. Берсенең әтисе тылда, ә икенчесенең әтисе сугыш кырларында ятып калган. Язганнарым алар рухына дога булып барсын.

Минем дәү әтием Мөхәммәтвәлинең дә гаиләсен Бөек Ватан сугышы читләтеп узмаган. Аның ике улы һәм дүрт кызы булган. Иң олысы безнең әтиебез Фатыйх. Энесе Шәйхелислам Фин сугышыннан аягын өшетеп кайткан булган һәм гомер буе аксап йөрде. Озак еллар Казанның дары заводында эшләде. Дәү әти сугышка әтине, өч киявен һәм энесе Габдрахман абыйның улы Шогаеб абыйны озаткан. Бер җизни һәлак булган, икесе яраланып кайткан. Бер җизнинең ярасы сугыш бетеп, озак еллар узса да һаман ачылып торганын миңа да күрергә туры килде. Ә Шогаеб абый, 1944 елның маенда, 22 яшендә Кырымны азат иткәндә һәлак булган. Ул Бахчасарайда туганнар каберлегендә Мәңгелек ут янган җирдә ята. Анда төрле милләт уллары җирләнгән һәм шулар арасында «Мухаммадиев Шогаеб А.» да бар.

Мәчеттә биш вакыт азан тавышы яңгырый, намаз укыла. Минем үземә дә анда барып кайту насыйп булды.
Әтине сугышка 1941 елның август урталарында алганнар. Ул яңа гына оешкан 348нче укчы дивизиянең 916нчы артиллерия полкына эләгә. Оренбург далаларында кыска сроклы өйрәнүләрдән соң аларны Мәскәү астына китергәннәр. Бераз вакыттан, 1941 елның 6 декабрендә, аларны да сугышка керткәннәр. Фашист гаскәрләрен Мәскәү астыннан кууда аларның да өлешләре булган. Зур югалтуларга карамастан, алар күп шәһәр, авылларны азат итүдә катнашкан.

Белоруссиянең Бобруйск шәһәрен азат иткән өчен алар дивизиясенә мактаулы «Бобруйская» исеме бирелә. 348нче дивизия сугыш барышында 14 тапкыр Сталинның Рәхмәт хатына лаек була. Әти ул хатка 11 тапкыр лаек булган.
Шуның бер нөсхәсе бездә әле дә саклана. Алар дивизиясе зур корбаннар хисабына Берлинга кадәр барып, аны алуда катнашкан. Соңыннан аларны машиналарга утыртып, Берлинны күрсәтергә алып барганнар. Ул вакытта шәһәр әле яна торган булган.

Сугыштан соң без дүрт бала дөньяга килгәнбез. Хәзергесе көндә бер апам һәм бер сеңлем исәннәр. Әти 49 яшендә, 1955 елда үлде, ә әни 2006 елда – 91 яшендә гүр иясе булды.

Дәү әнинең бөтен теләге әтинең сугыштан исән-сау кайтуын күрү булган. Аның ул теләге кабул булган.
Сугыш чорында әниебез Әхликамал да Җиңүгә үз өлешен тырыш хезмәте белән керткән. Җирен дә эшкәрткәннәр, чәчү, уру, сугу эшләре алар җилкәсендә булган. Шуның өчен аны «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.» медале белән бүләкләгәннәр.

Сугышта төрле хәлләр булган. Әти сөйләгәннәрнең кайсыберләрен әни безгә сөйләгән иде. Бу хәл кайсы өлкәдә булгандыр, анысын белмим, әмма аңа охшаш хәлне кинолардан гына күргәнем булды. Берсендә, алар фашистлар тереләй сарайда яндырырга җыенган кешеләрне коткарып калган. Ул кешеләрнең ничек шатланганнарын, коткаручы солдатларны елый-елый кочаклап үпкәннәрен, әти кайткач сөйләгән булган.
 

Рөстәм Вәлиев.
Яке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев