Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

«Бөтен кеше сәясәтче булса, шахтада кем эшләр?»

Совет-Япон сугышында катнашкан Социалистик хезмәт герое Гәрәйша Әбубәкеров металлургия өлкәсендәге уңышлары өчен Ленин ордены белән бүләкләнгән.

Сугышта катнашкан, тылда хезмәт куйган, илне торгызуга зур өлеш керткән һәм зур дәүләт бүләкләренә ия булган якташлар турында юбилей елында күбрәк сөйләргә, исемнәрен тагын истәлеклерәк итәргә кирәк. Алар арасында күренекле шәхесләр дә бик күп.

Шундыйларның берсе турында мәгълүматны безгә Яшел Үзән эзтабары Рәхимулла Гарифуллин тәкъдим итә. Сүз уңаеннан шуны әйтик, Рәхимулла абый­ның эзләнүләрен тук­татканы юк. Якташларыбыз арасында генералларны, полковникларны, сугыштан соң илне торгызган шәхесләрне эзли. Яшь буын үз геройларын белергә тиеш.

Бу язма Гәрәйша Дәүләтша улы Әбубәкеров турында. Ул Бөек Ватан сугышында, яшь булуы аркасында турыдан-туры катнашмаса да, 1945 елда Япония белән барган сугыш хәрәкәтләренә эләгә.

Ул 1927 елда Акъегет авы­лын­да туган. 10 яшеннән колхозда эшләгән. Туган авылы мәктәбендә җиде классны тәмамлаганнан соң, район үзәгенә күчә һәм урта белем алырга ниятли. Әмма аны 1944 елның декабрендә Хәрби-Диңгез флотына алалар. Тын океан флотында 1нче статья старшинасы булып хезмәт итә. Порт-Артур Хәрби-Диңгез базасы төзелешендә, 1945 елда Совет-Япон сугышында катнаша. Аны 1951 елда гына демобилизациялиләр.

Гәрәйша Әбубәкеров Сверд­ловск өлкәсе Дегтярск шәһәрендә бакыр рудасы чы­гару шахтасында эшли, шахтерлар бригадасын җи­тәкли. Аны Монголиягә вольф­рам руднигына коман­дировкага да җибәрәләр әле. Соңгы елларда ул рудникның профсоюз комитетында актив эш алып бара.

«Социалистик хезмәт герое» исеме якташыбызга төсле ме­таллургия җитештерү өлкә­сендә ирешкән югары уңышлары, яңа технологияләр уйлап чыгарганы өчен бирелә. Ленин ордены, «Почет билгесе» ордены, күп медальләр белән бүләкләнә.
Гәрәйша Дәүләтша улы 2009 елда вафат була. Дегтярскида мактаулы шахтерның хезмәтен мәңгеләштереп, бер урамны аның исеме белән атыйлар.

Аның турында мәгълүмат туплаганда тагын бер кызыклы гына факт килеп чыкты. Дөрес, аны төрле чыганакта төрлечә язалар, әмма асылы бер, ахыры Әбубәкеровка барып тоташа. Анда сүз АКШның элеккеге Президенты Ричард Никсонның балачагында җәен Уралда уздыруы турында бара. Моны анда легендага әйләндергәннәр.

1959 елда вице-президент Ричард Никсон хатыны белән Свердловскига рәсми визит белән килә. Ә моңарчы берничә көн алдан җирле газеталар мөһим чит ил кунагы турында коры хәбәр биргән: Калифорниядә туган, юрист, 1942 елдан Вашингтонда Федераль хөкүмәттә эшли... Әмма аның Уралга беренче тапкыр гына килмәве турында бер сүз дә булмый.

Эш шунда ки, 1925 елдан 1930 елга кадәр Дегтярск бакыр руднигында концессия буенча чит ил компанияләре эшли, – дип аңлаталар Дегтярск мәдәният сарае музеенда. Никсонның әти-әнисе монда «Лена Голдфилдс» фирмасы вәкилләре буларак килгән. Үзләре белән уллары – Ричины да алган.

Һәм 30 елдан соң, Ричард Никсон янә Уралда. Җирле партия җитәкчелеге беренче эш итеп аларны Уралмаш заводына алып бара. Биредә кунак киләсен белеп, нык әзерләнәләр.

Икенче көнне ВИП-аме­­рикалы кортежы Первоуральскига китә. Юлда машиналар Европа һәм Азия чигендәге обелиск янында туктый. Монда Урал түрәләре АКШ вице-президентына бер бокал Совет шампан шәрабы салып бирә. Ә Америка кунагы, русча вата-җимерә: «Дуслар, бөтен дөньяда тынычлык өчен!» – ди. Кабул итүче як җавап итеп кул чаба. Ә менә гади Свердловск халкы белән бу номер барып чыкмый.

Первоуральскидан вице-президентны кире Сверд­ловскига илткәндә, юлда ул, көтмәгәндә, үзен Дегтярскига алып баруларын таләп итә. Әлбәттә, бу тукталыш планга кертелмәгән була. Гомумән, америкалының «Дегтярск» дигән сүзне каян белүе аңлашылмый. Ләкин кадерле кунакка каршы килмиләр. Шәһәрдә сәясәтче безнең түрәләрне тагын да ныграк гаҗәпләндерә. Ул тауга күрсәтә дә: «Лабаз-таш», – ди. Ә аннары сагынулы күз яшьләре белән 20нче елларда җирле малайлар белән ничек футбол уйнавын исенә төшерә.

Дегтярскида Никсон «Ка­питальная-1» шахтасында булып, шахтер Гәрәйша Әбу­бәкеров белән аралаша. Америкалы аңардан сугышта катнашуы һәм шахтада эшләве белән кызыксына. Әбубәкеров сугыш өчен артык яшь булуын, ә шахтада яңа механизмнар аркасында эшләве кыен булмавы турында сөйли. Алга таба кыюланган Әбубәкеров «идеологик дошманнан» ни өчен ике ил хөкүмәтенең бер-берсе белән килешә алмавын сорый, сугыш вакытында СССР һәм АКШ дуслар иде бит ди.

Сезгә дәүләт эшлеклесе булырга кирәк иде, – ди моңа каршы гаҗәпләнгән Ричард Никсон.
– Әгәр бөтен кеше сәясәтче булса, шахтада кем эшләр? – дип җавап кайтара Гәрәйша Әбубәкеров.

Белешмә:
Совет-Япон сугышы — 1945 елның август-сентябрендә бер яктан Советлар Союзы һәм Монголия, икенче яктан Япония империясе һәм Маньчжоу-го арасында кораллы конфликт.

Сәбәбе:
СССРның Гитлерга каршы коалиция буенча партнерлары — АКШ һәм Бөекбритания алдында союздаш бурычлары булуы, алар 1941 елдан Япония белән сугыш алып бара, шулай ук Совет лидеры И.В. Сталинның СССРның Ерак Көнчыгыштагы стратегик хәлен Япония хисабына яхшыртырга омтылуы.

Совет гаскәрләре Квантун армиясен уңышлы тар-мар итә.
1945 елның 2 сентябрендә «Миссури» крейсеры бортында Япониянең капитуляциясе турындагы акт имзалана, бу Икенче Бөтендөнья сугышын тәмамлый.

Нәтиҗәсе:
СССР составына Сахалин утравының көньяк өлеше һәм Курил утраулары кертелә.

Фото: Татарсткая энциклопедиа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев