Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

Бөек Ватан сугышында разведчик Гомәр Минһаҗетдиновка исән калырга әбисе догалары ярдәм иткән

Венераның әтисе – Бөек Ватан сугышы батыры, кыю разведчик. Гомәр Минһаҗет­динов сугышка 1942 елның 27 апрелендә китә. Алдан әле ул мәгълүм Суслонгер лагеренда кырыс сынауны уза. Аннан аларның командасын Балтыйк буе фронтына озаталар. Фронтта егетебез контузия алып, Иваново шәһәрендәге госпитальгә эләгә. Аннан чыккач туры Сталинград өчен барган каты сугышка җибәрелә. Гомәр абый Украинадагы Йөзем шәһәрчеген азат иткәндә тагын каты яралана. Дошман пулясы үпкәсен тишеп, калак сөяген җимереп чыга...

Яшел Үзәннең Фаил Шәфигуллин исемендәге китапханә хезмәткәрләре кызыклы чаралар үткәреп, үзләренең абунәчеләрен сөендереп тора. Бу кичәдә Венера ханым җырлап шаккаттырды. 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсе иде ул. Инде шактый вакыт узса да, Венера ханымның чыгыш ясавы онытылмый. Бик матур җырлады ул. Табигый, аның кайда-ничек болай җырларга өйрәнүен беләсем килде минем.

– Әти белән әни мине Алабуга мәдәни агарту училищесына укырга җибәрде. Туган авылдан китәсем килмәгән иде дә, «тавышың бар, укы!» – дип үгетләделәр... И, минем җырлау җырлау түгел инде ул! Менә сез әти белән әнинең җырлавын ишетсәгез иде! Алар тавышындагы моң – искиткеч! Колхоз клубында концертта катнашсалар, авылдашлар аларны бөтен белгән халык җырларын җырлаттырмыйча сәхнәдән җибәрми иде.

Венера ханым шулчак үзенең әтисе һәм әнисе язмышын сөйләп алды.
Алар Мулла иле авылы сәхнәсендә таныша. Күрше авыл кызы Зәйнәп Мулла Иле клубына Яңа ел бәйрәме көннәрендә килә. Әлбәттә, җырлап та күрсәтә. Җавап итеп, хуҗалардан Гомәр дә җыры белән сәхнәгә күтәрелә. Ике айдан соң – 1951 елның март башында, яшьләр язылышып туй ясый!

Гомәр абый соңарыбрак өйләнгән икән. Сәбәбе – сугыш. Төгәлрәк әйткәндә, сугышта алган яралары төзәлми ин­тектергән аны. Бер ярасы – иңсә­сендә калган ядрә кисәкчеге сугышны даими исенә төшереп торган. Икенче ярасы – контузия имгәткән башы сызлап ин­тектергән. Өченчесе – пуля үпкәсен тишеп чыгып, төзәлмәс җәрәхәт ясаган.

Әйе, Венераның әтисе – Бөек Ватан сугышы батыры, кыю разведчик. Гомәр Минһаҗет­динов сугышка 1942 елның 27 апрелендә китә. Алдан әле ул мәгълүм Суслонгер лагеренда кырыс сынауны уза. Аннан аларның командасын Балтыйк буе фронтына озаталар. Фронтта егетебез контузия алып, Иваново шәһәрендәге госпитальгә эләгә. Аннан чыккач туры Сталинград өчен барган каты сугышка җибәрелә. Гомәр абый Украинадагы Йөзем шәһәрчеген азат иткәндә тагын каты яралана. Дошман пулясы үпкәсен тишеп, калак сөяген җимереп чыга. Шунда оештырылган госпитальдә дәвалана. Ярасы төзәлеп бетмәсә дә, аны янә яу кырына җибәрәләр. Солдат Минһаҗетдинов Украина, Молдавия җирләрен һәм Польша илен азат итүдә катнаша. Яралары тәмам үзәккә үтеп хәлен алгач, аны 1945 елның 25 апрелендә Оренбург өлкәсендәге хәрби лагерьга күчерәләр. Җиңүне дә шунда каршы ала. Сугыш бетсә дә, өенә кайта алмый әле. Ниһаять, 5 ноябрьдә маршал Жуковның: «Өч һәм артыграк яраланган солдатларны хәрби хезмәттән азат итәргә!» дигән фәрманы игълан ителә. Гомәр Минһаҗетдинов 1945 елның 13 ноябрендә туган авылына кайтып җитә.

Кыю разведчик бик күп орден һәм медальләр белән бүләкләнгән булса да, үзенең батырлыклары, гомумән, сугыш турында сөйләргә яратмаган. Кызы Венера кызыксынып, тәмам аптырата торган булган, әмма разведчикның телен чишә алмаган. Нык авырый башлагач, ниһаять, кайбер хәлләрне исенә төшереп алгалаган ул. Мәсәлән, шулхәтле авырлыклар күреп тә, исән калуын әбисенең догалары ярдәме дип аңлаткан:

«... Мин беренче малай булганмын бит. Әбием, килене малай тапкач, олан таза-нык булып үссен дип, җиде төрле ярмадан ботка пешереп алып килгән һәм җиде көн намазларында баланың исәнлегенә дога укыган. Әбинең менә шул догалары коткарган дим үземне. Соң, уйлап карагыз: берсендә, без, өч разведчик, төнлә елганы кичеп дошман тылына «тел» алырга киттек. Үлем белән яшәү арасы ди идек ул елганы, кыс­касы: әллә кайтабыз, әллә – юк! «Тел»не эләктереп кире елгага килеп җиткәндә дош­ман самолетлары безнең позицияләрне бомбага тотуларын күрдек. Чыксак, ротабыз урнашкан җирнең асты өскә китерелеп актарылган, малай! Фашистлар нәкъ безнекеләр өстенә койганнар икән бомбаларын. Сакта торган бер егетебез генә, ауган агач астына посып, котылып калган. Бөтен ротадан дүртәү исән калдык шулай. Ничек аңлатырга моны? Андый чакларда әбиемнең: «Улым, синең исәнлеккә мин догалар укыдым!» – дип сөйләве гел исемә төшә иде».  

Ильяс Салихҗан       

(Кыскартып бирелде)

Язманы тулаем газетабызның №17 (30 апрель, 2025 ел) санында укырга мөмкин.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев