Билгесез каһарманнар. Александр Матросов батырлыгын 478 сугышчы кабатлаган
Бу язманы Яшел Үзән эзтабары Рәхимулла Гарифуллин тәкъдим итә. Шуннан өзекләр бирергә булдык. Бөек Җиңүгә быел 80 ел тулса да, аның ачылган һәм ачылмаган битләре әле бихисап.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Шагыйрьләр һәм композиторлар үзләренең ничә шигырь һәм җыр язуларына игътибарны юнәлтергә ярата. Шаһинур Мостафинның хезмәте башка зурлыклар белән үлчәнә. 50 ел эзләнү эшендә аның экспедициясе архивларда йөзләгән кешенең – Бөек Ватан сугышының билгесез геройлары исемнәрен таба.
«Үлемсезлеккә ыргылу»
Эзләнүләр белән Шаһинур Мостафин студент чагында ук шөгыльләнә. 1968 елда, «Снежный десант» хәрәкәте популярлашкач, ул «Свет Памяти» экспедициясен төзи. Эзләнүчеләр сугыш урыннарында гына түгел, Россия, Украина, Германия, Балтыйк буе илләре архивларында да эшли. Болар сугышның билгесез битләрен ачарга мөмкинлек бирә.
Язучы-эзләнүче һөнәрен ул әтисе Әхмәтсафа Мостафин васыяте буенча сайлый. Сафа, якыннары әйткәнчә, дошман дзотының амбразурасын каплаганнан соң исән калган ике Татарстан сугышчысының берсе. Үләр алдыннан ул улына Александр Матросов батырлыгын кылган кешеләрнең барысын да эзләп табарга куша.
«Әти мине сугыш хатирәләре варисы итеп күрергә теләде, – ди Шаһинур Мостафин. – Мин инде 478 билгесез герой – «матросовчы»ны таптым. Аларның 65е батырлыкны Матросовтан элегрәк кылган. Беренче «үлемсезлеккә ыргылу»ны Александр Панкратов 1941 елда ясаган. Ә татарстанлылардан башкалардан алдарак – 1942 елда амбразурага Сәмигулла Кәримуллин ташлана».
Мостафин инициативасы белән геройга бюстны Кукмара музеенда куйганнар. Эзләнү эшләре дәверендә Татарстанда 34 бюст һәм онытылган геройларга һәйкәл куюга ирешелә.
Ташта мәңгеләштерелгән икенче «матросовчы» – Нух Идрисов.
Мостафин барлык ялларын сугыш урыннары буенча экспедицияләрдә һәм архивларда үткәрә. Аның эз танучылары үткән җирдә кайчандыр онытылган солдатларның исемнәрен йөртүче урамнар калкып чыга.
Эзтабар-язучы «матросовчылар» һәм татар геройлары турында гына очерклар бастырмый. Ул легендар Алексей Маресьев язмышын кабатлаган Чувашия очучысы Сергей Федоров турында да яза. 1944 елда сугышларның берсендә аның аягы яралана, әмма ул самолетны нейтраль полосага утырта, анда дошман һөҗүмнәренә каршы тора. Снарядлар беткәч, үзләренеке янына шуыша башлый, ләкин минада шартлап, икенче аягын югалта. Хәтта аяксыз да очучы очарга рөхсәт ала, ә сугыштан соң Татарстанда аэроклуб оештыра.
«Батырлыкны чиста күңеллеләр кыла»
«Әсирлек аша үткәннәр нинди изгой булды! – дип искә төшерә Мостафин. – Ни өчендер алар гаепле дип санала иде – 5 млн кеше – барысы да! Аларны бертуктаусыз КГБга сорау алуга чакыралар, кимсетәләр. Мин Муса Җәлилнең көрәштәше Әмир Үтәшевне яхшы белдем, аны атарга да хөкем итмәкчеләр иде. Җинаять составы булмау сәбәпле эшне туктатырга 13 ел (!) кирәк булды. Эзләү эшләре миңа батырлыкны бары тик матур күңелле кеше генә кыла алуын күрсәтте. Йөрәкләре каткан кешеләр ешрак хыянәтче була».
Шаһинур Мостафин сугыштан соң репрессиягә дучар булган әсирләрне тернәкләндерү өчен күп эшли, аларга хокукларын торгызырга булыша. Зәки Җәләлиев ветеран таныклыгын ала алмаган. Әсирлектә булганы өчен аңа хәтта пенсия дә түләмиләр. Архивлар буенча Шаһинур Мостафин аның 1941 елда ук каты яраланып әсирлеккә эләгүен, фашистлар каторгасын үтүен, ләкин бирешмәвен, ә иптәше Габделхак Галиуллин белән бергә Югославия партизаннарына качуын белә. Аның хыянәтче түгел, ә Герой булуын исбатлау өчен, Мостафин аның белән бергә Югославия партизаннары очрашуына китә. Картлык көнендә геройны «Югославия партизаны – СССР гражданины» медале белән бүләклиләр, ветеран дип таныйлар.
Кара белән ак арасында баланс
«Заманында Муса Җәлилнең исемен дә каралтмакчы булганнар. «Идел-Урал» легионы кешеләре барысы да хыянәтче дип саналган. Әлбәттә, андыйлар да булган, Ситдыйк Исхаков яки Мәхмүт Ямалетдиновны легионерлар артыннан күзәтү өчен яллаганнар. Алар аркасында күп татарларның исеме нахакка карала. Хурлыклы битләрне дәшми калдырырга ярамый, – дип сөйли эзтабар-язучы. – Мине иң борчыганы – тарих тоташ карага әйләнмәсен өчен, уңай һәм тискәре мисаллар арасында баланс булдыру».
70нче елларда, Шаһинур Мостафин Германиядә хәрби корреспондент булып хезмәт иткәндә, немецларның совет солдатының һәр каберен үз якыннарыныкы кебек караулары гаҗәпләндерә. Шунда ук аларның совет хәрби әсирләре гаиләләренә акча җибәрүләрен дә белә, әмма алар ияләренә барып кына җитмәгән…
«СССРда күпчелек һәлак булган солдатларның җәсәдләре сугыш урыннарында ятуын дәвам итүе фонында бу бигрәк тә шаккатырды! – ди ШаһинурМостафин. – Җиңүгә ирешкән Ватаныбыз җиңүчеләрнең истәлеген мәңгеләштерергә ашыкмады. Күп гаиләләр әлегә кадәр ветеран бабаларыныңкайда күмелгәнен белми. Мөгаен, безгә бу мәсьәләдә нокта куярга культура һәм намус җитмидер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев