Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

Без күргәннәр хәтер булып кына калсын

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алырга җыенган көннәр. 9 май алдыннан Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына игътибар аеруча арта. Кызганыч, безнең Урысбага авылында илебез азатлыгы өчен көрәшкән ветераннарыбыз юк инде. 1941 елда Югары һәм Түбән Урысбагадан икенче Бөтендөнья сугышына 300гә якын ир-ат китә. Шуларның 118е Ватан өчен җаннарын фида кылып, яу кырларында ятып кала.

Мәктәптә укыганда ел саен 9 май иртәсен ветераннар белән авылыбызның Җиңү паркында каршылаган вакытлар әле дә истә. Бабам Мәннәф, Хәким абый, Кыям абый, Сәлим абыйлар... Без үскәндә дә алар бармак белән генә санарлык иде. Истәлекләре белән бүлешә башлагач, кайчандыр әзмәвердәй булган ир-атларның да күзләре яшь белән тула иде. Аларның ниләр сөйләгәнен хәтерләмим. Еллар үткән саен ветераннарыбыз да арабыздан китеп барды. Сугыш кырында мылтык тотып Ватаны өчен көрәшкән солдатлар белән беррәттән, авылда җиңүгә үз өлешен керткән тыл ветераннарын да онытырга хакыбыз юк. Чабата киеп, яз көне ашарга ризык булмагач, черек бәрәңге эзләп йөргән басуда балачакларына нокта куелган, алар үзләре дә сизмәстән теләмичә олыгаеп, кул арасына кереп, авыр хезмәтнең ачысын белеп үскән чор балалары. Бүгенге көндә авылыбызда гомер кичерүче сугыш чоры балалары, тыл ветераннары хәтерләрен яңартты. Аларның истәлекләрен сезнең белән дә бүлешергә булдым.

Авылыбызның иң өлкән кешесе, акъәбие – Зөлхия апа Хәкимова быел 99 яшен тутырды. Сугыш елларын бик искә алырга яратмый ул. «Яшем олы бит, хәтерем юк», – дисә дә, кайбер вакыйгалар аның күңеле түрендә әле дә саклана. Зөлхия әби бик яшьли әтисез кала. Салкын бер кышта Зөя күперен төзегәндә, әтисе Заһир үпкәсенә салкын тидереп, якты дөньядан китә. Яшь тә җиде айлык Зөлхия әтисен беркайчан да күрмәгән. Әниле-кызлы гаиләгә сугыш еллары ничек тәэсир иткән соң? «Кайбыч урманына окоп казырга һәр йорттан кеше җыя башлагач, әнкәй белән безне дә чакырдылар. Бу кызыгыз бик яшь күренә дип, мине кире кайтарып җибәрделәр. Аякта чабата, өстә кием дә сәләмә генә.

Әни окоп казырга китте, ә мин авылга кире кайтырга тиеш идем. Тик Албаба тимер юл станциясенә арбалар белән ком ташырга җибәрделәр. Кызлар өчен авыр хезмәт. Ком төялгән арбаларны көне буе этеп хәлдән тая идек. Кичкә кадәр эшлибез дә, бер фатирга йокларга гына кайтабыз. 10 кешене бер йортка керттеләр. Ашау ягы да чамалы. Анда киемнәрне киптерүне күз алдына да китерү кыен. Анна­ры Лаешка урман кисәргә бардык. Аннан кайткач, авыл рәисе мине трактор йөртүчегә укытырга күрше Норлатка җибәрде. Нурания исемле кыз белән алты ай укыганнан соң, бер тәҗрибәсез килеш тимер атка утырып, кырга эшкә чыгып киттем. Биш елга якын эшләргә туры килде. Күрше

Бәчек, Кече һәм Олы Ачасыр кырларында яздан алып көзгә кадәр ашлык та ташыдык, сукаладык та, чәчтек тә. Кыш көне Олы Ачасыр авылына ремонтка йөрдек. Җәй көне тракторның туктаганы юк, төнен дә эш гөрли. Фронтка икмәк кирәк. Тракторларның фонаре юк иде.

Ягулык салучы фонарь кабызып яктыртып тора. Яшь кыз булгач, мине төнге сменага куймыйлар иде. Шунысына рәхмәт!» – дип искә ала Зөлхия әби ул елларны. Ә Җиңү көнен ул Шырдан кырында каршылый. Сугыш беткәч, тимер тракторларның рулен ир-атлар алыштыра. Авыл егете Фәйзрахман белән гаилә корып, 3 кыз һәм 3 ул үстерәләр. Тик язмыш Зөлхия апаны гел сынап тора. Яшьли ирен югалтса, бер-бер артлы биш баласын җир куенына салган ана ул. Бүгенге көндә кызы Әлфия тәрбиясендә гомер кичерә. Кыш көннәрендә Яшел Үзән шәһәренә китсә, түземсезләнеп май ае җитүен көтә. Тизрәк туган йортына кайтасы килә аның. Анда бит йортның диварлары да күңелне дәвалый.

Икенче героебыз Мөнәвәрә апа Гыйльманова – Чуваш республикасының Әлмән авылында 1930 елда дөньяга килгән. Сугыштан соң безнең авылга килен булып төшә. Сугыш башланганда Мөнәвәрә апага 15 яшь була. «Безнең Әлмән авылы Төрләмә станциясенә якын. Дошман Мәскәүгә якынлаша башлагач, монда да бәреп керерләр дип, хатын-кызларны Төрләмәдә окоп казырга җибәрделәр. Апам Мөнирә шунда ачлы-туклы яшәп, зәмһәрир суыкларда да кәйлә белән окоп казыдылар.

- Авылда бала-чага, карт-коры, хатын-кызга эш җитәрлек иде. Ындырда ашлык сугу дисеңме, чабата белән тездән язгы пычрак ерып симәнә орлыгы ташу, урманда кул пычкысы белән утын кисү... болар барысы да Җиңү өчен иде.

Кырда кул белән икмәк урдык. Куллар суелып бетәр иде. Ул чакта бит кияргә перчәткә мазар юк... Куллар сызласа да, егәрлеге калмаса да, бирешмәдек, нык булдык, җебеп төшмәдек. Олы апалар белән бертигез эшләдек», – дип искә ала ул елларны Мөнәвәрә апа. Сугыш беткәч, тормыш үз көенә җайланып, гаилә корып яши башласа да, Мөнәвәрә апа яшьли 3 баласы белән тол кала. Юл һәлакәтендә тормыш иптәшенең гомере өзелә. Иң кечкенә сабыена нибары 2 яшь була. Балаларны кеше итим дип, һәрвакыт эшли ул. Көндез пешекче булса, кичләрен урак белән терлек азыгы җыйган, урманнан ауган агачларны ташыган. Гомер буе ир-ат башкарырлык авыр хезмәттә тир түккән. Бүгенге көндә кызы Резедә апа тәрбиясендә Норлатта яши.

(Кыскартып бирелде)

Руфия Ишметова-Мөхетдинова. Урысбага

Язманың дәвамын газетабызның №16 (25 апрель, 2025 ел) санында 3нче полосада укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев