Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

Артиллерист Газизҗан Әхмәтҗанов: «Исән-сау әйләнеп кайтуыма мин рәхмәтле Ходаема, ә башкасы миңа кирәкми»

Бөек Ватан сугышында илгә җиңү яулап алуда үз өлешләрен керткән, яу кырларында ятып калган, хәбәрсез югалганнар һәм яраланып, исән калган якташларым истәлегенә.

Артиллерист Газизҗан. Бездә ул абыйны үз итеп Такташча «Гайҗан бабай» дип йөрделәр. Ул аңа үпкәләми, бары тик көлемсерәп кенә куя иде.

Бөек Ватан сугышын ул армия сафларында, Белоруссиядә каршылый. Фашистларның кинәт һәм тиз хәрәкәт итүләре аркасында алар чигенергә мәҗбүр була. Әсирлеккә төшмәс өчен, ул да башкалар кебек, көнчыгышка, Мәскәүгә таба хәрәкәт иткән. Күп авырлыклар күреп, ач-ялангач килеш, ниһаять, безнекеләр ягына чыгу бәхетенә ирешкән. Монда аны артиллерия полкына билгеләгәннәр. Ул шулай артиллерист булган.

Күп бәрелешләрдә катнашып, иптәшләрен югалта-югалта, ниһаять, алар фашистларны үз өннәрендә дөмбәсли башлый. Германиянең бер кечерәк шәһәрендә ялга тукталалар, чөнки шәһәр фашистлардан азат ителгән була. Көтмәгәндә, алар тукталган урамга фашист танкы килеп керә. Гайҗан бабай бу вакытта берүзе пушкасыннан ерак китмәгән була. Иптәш­ләрен чакырырга вакыт юк, ул югалып калмый, тиз генә пушкасын корып, танкка төзәп, атып та җибәрә һәм танкны юк та итә. Юкса, ул танк әле күпме кешенең гомерен өзәр иде. Бу батырлыгы өчен аны «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләгәннәр.

Сугышлар тынгач, ул туган авылына кайтып, тракторчы-комбайнчы булып эшләгән. Күрше Каратмән авылы кызы Саимә апа белән гаилә корып җибәргәннәр, биш бала тәрбияләп үстерделәр. Алар белән мин дә бергә укып, уй­нап үстем. Берара ул күчмә мехколоннада төзүче булып та эшләде. Ключи совхозы бүленгәч, Гайҗан бабай үз авылыбызда механика мастерскоенда моторист булып хезмәт куеп, лаеклы ялга чыкты. Пенсиядә дә тик утырмады, кирәк вакытта совхоз эшендә ярдәмгә килә иде.

Тормыш дәвам итте, бала­лары үз ояларын корып, төрле якларга таралышты. Үзләре дә инде олыгайдылар. Саимә апа авырып киткәч, кызы Мөслимә апа аларны үзе яшәгән Алексеевск районы Олы Тигәнәле авылына алып китте. Алар анда кияве һәм кызы карамагында кадер-хөрмәттә яшәп, күпмедер вакыттан соң бер-бер артлы гүр ияләре булдылар. Хәзерге вакытта Мөслимә апа да юк инде. Авыр туфраклары җиңел булсын.

Гайҗан бабай бер вакытта да, мин сугыш ветераны, дип, күкрәк кагып, мактанып, соранып йөрмәде. Бер заман аларга акчалар, фатирлар бирә башлагач та, ул алар артыннан йөрмәде. «Исән-сау әйләнеп кайтуыма мин рәхмәтле Ходаема, ә башкасы миңа кирәкми», – дия иде.

Тыныч йоклагыз, ветераннар, илгә җиңү алып кайтучылар!
 

Рөстәм Вәлиев. Олы Яке

Фото авторның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев